Логотип Магариф уку
Цитата:

Энгель Фәттахов: “Мәгариф” һәр укытучының өстәл журналы булырга тиеш” (ФОТО)

Бүген “Мәгариф” Һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе Татарстан Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән “туры элемтә” уздырды. Министр бер сәгать дәвамында...

Бүген “Мәгариф” Һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе Татарстан Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән “туры элемтә” уздырды. Министр бер сәгать дәвамында ике дистәгә якын сорауга җавап бирде. Журнал укучылар мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү, мөгаллимнәргә дәүләт бүләкләре тапшыру, укытучыларга грантлар бирү мәсьәләләре, балалар бакчалары өчен түләүгә ташламалар, чит телләр укыту турында гына кызыксынып калмады, министрның шәхси тормышына кагылышлы сораулар да юллады.


авка1


“Мин укытучылар гаиләсендә үскән кеше. “Совет мәктәбе” – хәзерге “Мәгариф” журналы гомер буе әтинең өстәленнән төшмәде”, - дип истәлекләре белән уртаклашты Энгель Нәвап улы. Министр фикеренчә, хәзер дә бу журнал һәр укытучыда булырга тиеш. “Гаилә һәм мәктәп” журналын да бик яратып укыйлар. “Мәгариф” үз актуальлеген югалтмасын, ә “Гаилә һәм мәктәп” укучылар санын арттырсын иде”, - дип теләкләрен җиткерде Энгель Фәттахов.


“Туры элемтә” вакытында җавап бирергә өлгермәгән сорауларны исә министр үзе белән алып китте. Җавапларны редакция сайтыннан һәм журналларның басма вариантларыннан укый алырсыз.


Фоторепортаж.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ