Логотип Магариф уку
Цитата:

Фатиха Аитова - Сөембикә ханбикә традицияләрен дәвам итүче

Бүген Казанның 12 нче татар кызлар гимназиясендә Фатиха Аитова музее ачылды. Бу уку йорты үзе дә әтисе Габделвәли Яушевтан калган мирас акчасына (100 мең сум) 1906 елда Казанда татар кызлары өчен  уку...

Бүген Казанның 12 нче татар кызлар гимназиясендә Фатиха Аитова музее ачылды. Бу уку йорты үзе дә әтисе Габделвәли Яушевтан калган мирас акчасына (100 мең сум) 1906 елда Казанда татар кызлары өчен  уку йортын төзеткән Фатиха Аитова исемен йөртә.


 

Музейда Фатиха Аитованың Коръәне саклана


Шушы гимназиядә 20 ел директор булып эшләгән Илһамия Тимеркаева былтыр “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына музей оештыру тәкъдиме белән чыккан. Аннары "Ак калфак” хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының иң беренче рәисе Роза Туфитуллова һәм тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова белән бергәләп, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иткәннәр. Музейның директоры итеп Илһамия Тимеркәева билгеләнгән.


“Бу музей балаларга тормышта акча гына әһәмиятле түгеллеген күрсәтә. Укучыларны рухи яктан тәрбияли”, - диде Илһамия Тимеркәева. Фатиха Аитова нигез салган укыту концепциясе 12 нче татар кызлар гимназиясендә бүген дә кулланыла.


12 нче татар кызлар гимназиянең директоры Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, бу музейның ишекләре һәркем өчен ачык. Хәзерге вакытта музейда Фатиха Аитова исеме белән бәйле төрле архив материаллары, фоторәсемнәр саклана. Аеруча кыйммәтле экспонатлардан Фатиха Аитованың Коръән китабын һәм аның укучылары бәйләгән кул эшләрен атарга мөмкин.


“Музейда булдырасы әйберләребез бик күп. Шуңа күрә Фатиха Аитованың туганнары белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк”, - диде Лилия Әхмәтҗанова.


Фатиха Аитова тумышы белән Оренбург губернасының Троицк шәһәреннән. Тәэминә Биктимирова музей ачу өчен шагыйрә Вера Хәмидуллина Троицкига барып, 88 фоторәсем алып кайткан. Алар арасында Фатиха Аитова һәм аның туганнары, укучылары, укытучылары төшкән фоторәсемнәр бар. Шулай ук биредә Ксенинский, Мариин, Шумково гимназияләрендә укыган татар кызлары турында мәгълүмат, фоторәсемнәр белән танышырга мөмкин.


6321


“Туфан абыйның иртән торгач әйтә торган беренче сүзе шушы гимназия турында иде”


Музейның рәсми ачу тантанасыннан соң бәйрәм 12 нче татар кызлар гимназиясенең Актлар залында дәвам итте.


Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бу гимания бинасысы аның үзенә аеруча якын булуын искәртте. Гимназиянең яңа бинасын булдыру өчен зур өлеш керткән язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алды. “Бу, Туфан абый әйтмешли, тәрбияле әти-әниләр, зыялы хатын-кызлар тәрбияли торган үзәк йорт. Ул шулай булырга тиеш тә. Туфан абый Миңнуллинның иртән торгач, намаз урынына беренче әйтә торган сүзе шушы гимназия турында иде. Туфан абый парламентта сессияләр вакытында чыгышлар ясады, ул вакытта Татарстанның Премьер-министры булган Рөстәм Миңнеханов янына керде, яңа гимназия бинасын таләп итте. Алар Илһамия ханым белән һәрвакыт кулга кул тотынышып эшләделәр. Бу гимназияне булдыру – ул яулап алынган җиңү иде.


Фатиха Аитовага килгәндә, ул безнең иң булдыклы шәхесләребезнең берсе. Исламда хатын-кызлар турында сөйләгәндә, аларның бернинди хокуклары, бернинди рольләре юк, аларны изәләр дип сөйләргә яраталар, әмма исламда, татар халкында, минемчә, хатын-кыз һәрвакыт беренче урында булды. Безнең җәмгыятьне алга илткән төп кешеләр – ул хатын-кызлар. Әгәр дә безнең шушы гимназиядә әлеге эшләрне дәвам итә торган кызлар тәрбияләнә икән, аның милләтебез өчен әһәмияте зур булачак”, - диде Разил Вәлиев.


tuhi5780


“Миллиардерларыбыз бар, мәктәп ачучылары юк”


Разил Вәлиев Фатиха Аитованы Казан һәм Кырым ханбикәсе Нурсолтан, Казан ханбикәсе Сөембикәнең традицияләрен дәвам итүче, дип атады. “Фатиха Аитова үзенә мирас итеп калган 100 мең сум акчасын кызганмыйча аны безнең мәгърифәтебезгә, безнең милләтебезгә сарыф иткән. Мин бүген уйлап утырдым. Безнең дә бүген бик күп байларыбыз, миллиардерларыбыз бар. Ләкин бүгенге көнгә кадәр алар арасында бер генә мәктәп, лицей ачкан бай юк. Менә аларны шушы музейга алып килеп, бу тарих белән таныштырырга кирәк. “Менә безнең нинди кешеләребез булган. Сез алардан үрнәк алыгыз”, - дип әйтәсе иде. Россиянең дә, Татарстанның да мәгариф законнары шәхси уку йортлары ачарга мөмкинлек бирә, хәтта эшли башлагач, аның ярты чыгымын дәүләт бюджеты тәэмин итә. Фатиха Аитова заманына караганда, бу эш хәзер күпкә җиңелрәк. Безнең мондый шәхси мәктәпләр ачылырга тиеш”, - диде Разил Вәлиев.


"Туфан Миңнуллин һәм Фатиха Аитованы берләштергән үзәк"


12 нче татар кызлар гимназиясенең яңа бинасына Туфан Миңнуллин исеме бирелергә тиеш булган. “Бина төзелеп беткәч, без Туфан абый белән Рөстәм Миңнеханов янына рәхмәт әйтергә кердек. Шунда ул безгә: “Бу гимназия өчен син шул кадәр күп тырыштың, аңа синең исемне бирербез инде”, - диде. Җавапка Туфан абый: “Юк, безнең Фатиха Аитова бар. Без аңа, һичшиксез, Фатиха Аитова исемен бирергә тиеш”,  - дип әйткән иде. Моның өчен дә Туфан абыйга бик зур рәхмәт”, - диде Разил Вәлиев.


Музей ачылу тантанасында Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин бу гимназияне Туфан Миңнуллин, Фатиха Аитова кебек шәхесләрне берләштергән рухи үзәк дип атады. “Шушы олы шәхесләрнең истәлеген саклау гимназиянең киләчәген тагын да яктырак, тагын да өметлерәк итә”, - диде ул.


Музей ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире, язучы Галимҗан Гыйльманов, Казан шəһəре Башкарма комитеты Мəгариф идарəсенең Мəскəү һəм Киров районнары буенча бүлек башлыгы урынбасары Венера Касыймова, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.


tuhi5880


12 нче татар кызлар гимназиясенә “Ак калфак” хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ярдәме белән 1993 елда нигез салына. Аның иске бинасы Габдулла Тукай урамында урнашкан булган. 2011 елда язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллин тырышлыгы белән Мәскәү районында гимназия өчен яңа бина төзелә. Гимназиянең иске бинасында укучылар саны 100 дән артмаган булса, хәзер яңа гимназия бинасында 400 дән күбрәк кыз бала белем ала. 


Белешмә өчен: Уку йорты хатын-кызларның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән 1993 елда башлангыч мәктәп-прогимназия буларак ачыла. 1996 елда гимназия итеп үзгәртелә. Драматург, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин тырышлыгы белән 2011 елда гимназия барлык уңайлыклары булган яңа бинага күченә.


Фатиха Аитова (Фатиха Габделвәли кызы Аитова (Яушева) (1866-1942) — хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы һәм аның 1907-1918 еллардагы җитәкчесе.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ