Логотип Магариф уку
Цитата:

Футбол чемпионаты кысаларында: Илдар Гыймадиев һәм кубыз

Бүген 1 июль көнне футбол чемпионатының матбугат үзәгендә Илдар Гыймадиев журналистларны, килгән кунакларны һәм волонтерларны татар милли музыкаль инструменты - кубызда уйнарга өйрәтте. Ул үзе белеме...

Бүген 1 июль көнне футбол чемпионатының матбугат үзәгендә Илдар Гыймадиев журналистларны, килгән кунакларны һәм волонтерларны татар милли музыкаль инструменты - кубызда уйнарга өйрәтте. Ул үзе белеме буенча икътисадчы, ә менә кубызны популярлаштыру белән биш елдан артык шөгыльләнә. Әлеге инструментны бер тапкыр кулына алып, уйнап караганнан соң, башка бернигә дә күңеле ятмый. IMG-20180701-WA0008“Кубыз ул бик сихри инструмент. Аның кайчан, ничек һәм кайда барлыкка килгәнен берәү дә белми. Кубызның кыйпылчыклары дөньяның төрле почмакларыннан табыла, иң борынгысы 5 мең елдан да өлкәнрәк, - дип, сөйләп аңлатты оста әлеге гаҗәеп инстумент турында. - Татарстан һәм Башкортстанда ул кубыз дип аталса, Якутиядә - варган, Норвегиядә - морсин, Германиядә - маультроммель. Ә иң кызыгы әлеге инструментта башта хатын-кызлар гына уйный”. IMG-20180701-WA0010Илдар Гыймадиев сүзләренчә, әлеге инструментта уйнау медитациягә тиң. Аның аһәңе уйнаучыны тынычландыра, дөнья мәшакатьләреннән арындырып җибәрә. Кубызда көй тулаем чыкмый, ә дулкын-дулкын авазлар агыла.IMG-20180701-WA0009
Бу инструмент бары тик кулдан гына эшләнә. Шуңа аның һәрберсе үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый. Балалар өчен латуньнән ясала, ә зурларга тутыкмый торган корычтан, озаграк чыныктырып эшләнә.
Очрашу ахырында Илдар Гыймадиев журналистларга кубызда уйнап карарга тәкъдим итте. Әлеге инструментта уйнау өчен ноталар белергә дә, артык зур сәләт тә кирәкми. Шуңа да, һәр уйнап караучы кубызны бик матур яңгыратты.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ