Г.Тукайның әдәби музеенда ремонт эшләре тәмамланды
«Шамил йорты»нда урнашкан Г.Тукайның әдәби музеенда ремонт эшләре тәмамланды. Объектны яңарту белән Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе шөгыльләнде. Реставрация эшләре бер ел буена сузылды, ә...
«Шамил йорты»нда урнашкан Г.Тукайның әдәби музеенда ремонт эшләре тәмамланды. Объектны яңарту белән Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе шөгыльләнде. Реставрация эшләре бер ел буена сузылды, ә аңа кадәр проектның документациясе әзерләнде.
«Эш барышында бинаны элек ничек булган, шулай саклап калырга тырыштык. Яңартылган музейда бердәнбер яңа элемент – мәрмәр идәннәр. Элек алар урынында плитә һәм агач идәннәр иде. Әлбәттә, Шамил заманында мәрмәр идәннәр булмаган. Без моны янгын куркынычсызлыгын күздә тотып эшләдек. Бу - янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренең төп таләбе иде», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең реставрация бүлеге мөдире Майя Морозова.
Бинада элеккеге заман рухын саклап калу өчен музей хезмәткәрләре архив документлары һәм фотосурәтләрне кулланганнар.
Яңартылган музей бу елның көзендә ишекләрен ачачак. Моннан тыш, конференц-залда төрле кичәләр үткәрелүе планлаштырыла.
Комментарийлар