Логотип Магариф уку
Цитата:

Гагарин көне белән!

Онытып җибәрүем дә бик мөмкин иде: ярый әле электрон почтама татар дөньясында «Җиһангирлар» дип җан-фәрманга баскан җиреннән ут чыгарып йөрүче якташым Хәлил әфәнде Гайнетдиновтан «Гагарин көне белән!»...

Онытып җибәрүем дә бик мөмкин иде: ярый әле электрон почтама татар дөньясында «Җиһангирлар» дип җан-фәрманга баскан җиреннән ут чыгарып йөрүче якташым Хәлил әфәнде Гайнетдиновтан «Гагарин көне белән!» дип язылган бик тә күркәм открытка килеп төште. Чыннан да, иртәгә зур бәйрәмебез икән бит: моннан нәкъ 57 ел элек – 1961 елның 12 апрелендә – ватандашыбыз Юрий Алексеевич Гагарин «Восток» корабленә утырып, Галәм киңлегенә старт алган иде: 108 минут эчендә Җир шарын бер тапкыр әйләнеп тә чыкты. Нәкь менә бу көн космик эраның башлангыч көне дип таныла да.


Ә инде татарда «космос, галәм» темасы белән иң нык җенләнгән кеше, мөгаен, Хәлил әфәнде үзедер. 2011 ел Россиядә Космонавтика елы дип игълан ителгәч тә, үзебезнең «Мәгариф» журналында әлеге тематикага багышланган язмалар циклын алып баруны нәкъ менә Хәлил Шәйхенур улына ышанып тапшырдык һәм һич тә ялгышмадык. Аның әле дә үз актуальлеген югалтмаган «Космик эраның беренче каһарманы», «Галәмгә омтылган милләттәшләребез» дигән уникаль язмаларын укып, күпме кызыклы мәгълүмат табасың. Әле шуның өстенә Ким ага Шакиров белән берлектә «Космос нас зовет, зихангиры!» дигән бик тә затлы китап та бастырып чыгарды ул.obl_zihangir_print2.cdr Тынгы белмәс Хәлилебез гел хәрәкәттә! Әле быел да 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне алдыннан да аның бер минут та буш вакыты юк. Аның иницативасы белән, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, иртәгә республикабыз мәктәпләрендә «108 минут Юрий Гагарин белән бергә» дигән акция үтәчәк.Акция 108 минут вместе с Юрием Гагариным 2016 г.


«Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе белән бергәләп беренче космонавтыбыз Ю.Гагаринның иң яраткан ризыгы – татар бәлешенә багышлап «Гагарин бәлеше» дигән темага фотоконкурс, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студетлары көче белән «Гагарин көне» дигән кичә үткәрү дә аның башлангычы белән.


IMG_4496 Арча районы Яңа Кенәр авылында «Җиһангирлар» исемле парк төзү, ә анда Юрий Гагаринның радио аша аралашу өчен яратып кулланган «Кедр» атамасына туры китереп, кедр – эрбет чикләвеге куаклары утырту уен да чынга ашырырга нияте. Парк зихангиров 1 (3)мой кедрИнде атна буе мәктәпләрдә укучылар белән Космонавтика көне уңаеннан очрашулар уздырып йөри ул. Әле шуның өстенә, телевизион тапшыруларда да катнашырга вакыт таба Хәлил әфәнде. Әйтик бүген «Татарстан-24» телеканалында 17 сәгать 30 минутта башланачак «Актуаль сөйләшү» дигән тапшыруда ракета-космос тармагы ветераны Урал ага Закиров белән берлектә, ә инде кичке сәгать 7 дә «Татарстан. Яңа гасыр» телеканалындагы «Таяну ноктасы» тапшыруында «Җиһангирлар» төркеме әгъзалары катнашында аның үзен күреп, Космонавтика көне уңаеннан уй-фикерләрен ишетә алачаксыз. Кызыклы булачак – карамый калмагыз!


Тапшыруның видиеязмасын биредә күрә аласыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ