Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы хезмәткәрләре Тукай оныклары белән очрашты

«Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе хезмәткәрләре Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан «Без - Тукай оныклары» лагерендә ял итүче балалар белән очрашты. Очрашу барышында балалар редакцияләр эш...

DSC_0413«Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе хезмәткәрләре Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан «Без - Тукай оныклары» лагерендә ял итүче балалар белән очрашты. Очрашу барышында балалар редакцияләр эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук алар журналист һөнәре турында яңа мәгълүматлар алды. Матбугат конференциясе оештырып, бер-берләреннән интервьюлар алып, балалар әлеге һөнәрнең кызыклы һәм авыр якларына төшенде. Шундый кызыклы һәм җылы очрашудан соң, күпчелек балалар үзләренең үскәч журналист буласылары килүе турында белдерде.
DSC_0442
Хәзерге вакытта «Без - Тукай оныклары»  лагеренең икенче сменасы үтә. Анда 200ләп бала ял итә. Алар арасында Татарстаннан гына түгел, Приморье өлкәсе, Башкортстан, Киров өлкәсе, Мари Иленнән килүчеләр дә бар. Биредә балалар 7 көн дәвамында рәхәтләнеп ял итә: яңа дуслар таба, яшьтәшләре белән аралаша, танылган шәхесләр белән очраша, гомумән, вакытларын бик күңелле һәм файдалы үткәрә.DSC_0452

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ