Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе Космонавтика көненә багышланган бәйге игълан итә

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе ТР Әлки муниципаль районы администрациясе, ТР Әлки муниципаль районы Мәгариф идарәсе, Әлки районы Космонавтика музее белән берлектә «Йолдызларга...

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе ТР Әлки муниципаль районы администрациясе, ТР Әлки муниципаль районы Мәгариф идарәсе, Әлки районы Космонавтика музее белән берлектә «Йолдызларга карап» дип аталган бәйге игълан итә. Әлеге проект татар журналлары белән әлеге районга сәяхәт кылган вакытта ук бөреләнгән иде.йолдыз


1961 елның 12 апрелендә бортына очучы-космонавт Юрий Гагарин утырган «Восток» космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылганын барыбыз да белә. Бүген дә безнең арада да «галәм җене» кагылган кешеләр яшидер әле. «Йолдызларга карап» бәйгесе нәкъ сезнең өчен, дуслар!
Җиңүчеләр 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар арасында түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:
«Мин һаваны сайлыйм» (рәсемнәр);
«Кораб булса, шундый булсын» (төрле материал ярдәмендә ясалган һава корабы моделе);
«Җиһан кешеләре» (авиация һәм космонавтика тармагында эшләгән кешеләргә багышланган хикәяләр)
 
Эшләр агымдагы елның 30 мартына кадәр gaila-mektep@mail.ru яисә 420066 Казан ш., Декабристлар урамы, 2 йорт, а/т 47 адресы буенча кабул ителә.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 12 апрельдә Әлки районы Базарлы Матак авылында урнашкан Космонавтика музеенда узачак.
Бәйгедә катнашу шартлары нигезләмәдә күрсәтелгән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ