Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы редакторы Ркаил Зәйдулла «Таяну ноктасы» тапшыруында катнаша

«Татарстан — Яңа гасыр» каналында күрсәтелә торган «Таяну ноктасы» тапшыруының киләсе чыгарылышында  VII «Тантана» театр премиясен тапшыру хакында сүз барачак.Мәгълүм булганча, Чаллы курчак театрының...

«Татарстан — Яңа гасыр» каналында күрсәтелә торган «Таяну ноктасы» тапшыруының киләсе чыгарылышында  VII «Тантана» театр премиясен тапшыру хакында сүз барачак.


Мәгълүм булганча, Чаллы курчак театрының «Сак-сок» спектакле театр премиясенең «Ел вакыйгасы» дип танылды.  Камал театрының ике артисты – Рамил Вәҗиев һәм Искәндәр Хәйруллин «Җилкәнсезләр» спектакле буенча «Тантана» лауреатлары. Р. Вәҗиев —«Иң яхшы ир-ат роле»н, ә И. Хәйруллин «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»н башкаручы дип танылдылар. Әлмәт театры артисты Наилә Нәҗипова — «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә лауреат. Әлмәт театрының тагын бер артисты Диләрә Ибәтуллина «Дебют» номинациясендә җиңде.



«Таяну ноктасы» тапшыруында театр проблемалары күтәрелде, татар драматургиясе сыйфаты турында бәхәсләр булды", - дип белдерде «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакторы.



Сөйләшүдә Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Буа театры директоры Раил Садриев, Камал театры әдәбият бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов, артист, режиссер Рамиль Төхвәтуллин, Тинчурин театры артисты Артем Пискунов катнаша.


Тапшыру эфирга бүген кичке сәгать жидедә чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ