Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы Уфада узучы «Татар кызы — 2017» бәйгесендә катнаша

Хәзерге минутларда Уфаның "Башкортстан" дәүләт концертлар залында "Татар кызы" халыкара бәйгесенең финалы уза. Чарада, мәгълүмати партнер буларак, "Гаилә һәм мәктәп" журналы да катнаша.Татар кызлары т...

Хәзерге минутларда Уфаның "Башкортстан" дәүләт концертлар залында "Татар кызы" халыкара бәйгесенең финалы уза. Чарада, мәгълүмати партнер буларак, "Гаилә һәм мәктәп" журналы да катнаша.


20171024_171058


Татар кызлары туган тел, халкыбыз тарихын, гореф-гадәтләрен белүдә көч сынашачак. Чыннан да, илебезнең унике төбәгеннән килгән унике кызның hәрберсе  "Татар кызы-2017" исемен горур рәвештэ йөртергә хаклы. "Тиз генә барысына да таҗ ясап булмыймы соң?" - дип шаяртты Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" советы рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев матбугат конференциясе вакытында.20171024_164427


Билгеле булганча,  бәйгенең финал этабы узган ел җиңү яулаган кызның туган ягында уза. "Татар кызы-2016" титулына лаек булган Эдельвейс Ихсанова шулай ук тормышында сонгы елда булган узгәрешләр белән  уртаклашты. "Татар кызы” титулын алуым белән горурланам", - диде ул.


Бәйгенең төп максаты - халкыбызнын мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игьтибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү. "Татар кызы" 2011 елдан оештырыла.  Узган елдан федераль статуска ия булды. Быел Казахстаннан катнашучылар да булганга курә, халыкарага әйләнгән.


Бәйге барышын безнең социаль челтәрләрдәге төркемнәр аша күзәтеп барыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ