Логотип Магариф уку
Цитата:

Галимҗан Гыйльманов юбилей кичәсенә чакыра

2017 елның 17 февралендә Казан шәһәрендә урнашкан Халыклар Дуслыгы йортында танылган язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгатьһәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйльмановка 60 тулуга багышланга...

2017 елның 17 февралендә Казан шәһәрендә урнашкан Халыклар Дуслыгы йортында танылган язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать
һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйльмановка 60 тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.


 
Афиша- Гильманов
Кичәдә әдипнең иҗат һәм тормыш юлы яктыртылачак, котлаулар һәм кызыклы очрашулар булачак.
Чарада Г.Гыйльмановның каләмдәшләре, остазлары, шәкертләре, дуслары, якыннары, газиз әнисе, якташлары, укучы балалар катнаша.
Программада: Зөһрә Сәхәбиева, Мирсәет Сөнгатуллин, Айдар Габдинов, Нурзадә, Радик Динәхмәтов, Азамат Гыйльманов һ.б.
Кичәне Луара Шагыйрьҗан һәм юбиляр үзе алып барачак.
Галимҗан Гыйльмановка 60 яшь тулуга багышланган, “Яшьлегем үзем белән” дип аталган юбилей кичәсе сәг.17.00дә башлана. Керү ирекле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ