Логотип Магариф уку
Цитата:

Игътибар, балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа бәйге игълан итәбез!

«Гаилә һәм мәктәп» журналы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы уңаеннан балалар арасында «Таб...

табигать баласы

«Гаилә һәм мәктәп» журналы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы уңаеннан балалар арасында «Табигать баласы» исемле рәсемнәр конкурсы игълан итә. Конкурс бөтен Россия киңлекләрендә үткәреләчәк. Әлеге конкурсның максаты – балаларда экологик тәрбия булдыру, чөнки табигатьне саклау проблемасы бүгенге көндә беренче планга чыга.


Конкурс, балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, дүрт номинация буенча үткәрелә.


6 яшьтән 10 яшькә кадәр катнашучылар өчен:



  • «Минем гаиләм табигатьне саклый»;

  • «Дүрт аяклы дусларыбыз»;


11 яшьтән 16 яшькә кадәр катнашучылар өчен:



  • «Табигать язмышы – безнең язмыш»;

  • «Кеше – табигать баласы».


Дүртенче номинация мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус оештырыла. «Табигать баласы» конкурсына 6 яшьтән 16 яшькәчә балалар катнаша ала. Җиңүчеләрнең рәсемнәре «Гаилә һәм мәктәп» журналында һәм magarif-uku.ru сайтында бастырылачак. Рәсемнәрне 30 сентябрьгә кадәр gaila-mektep@mail.ru электрон адресына яисә 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы буенча «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясенә җибәрә аласыз. Конкурсның нигезләмәсе белән http://magarif-uku.ru сайтында таныша аласыз. Рәсемнәр җибәргәндә 2017 елның икенче яртыеллыгына «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу квитанциясе булуы мөһим. Катнашучыларга лизенцияле сертификат бирелә! Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә!


НИГЕЗЛӘМӘ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ