Логотип Магариф уку
Цитата:

«Йолдызларга карап» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды!

Инде санаулы көннәрдән кешелек тарихында беренче мәртәбә галәм киңлекләрен иңләгән Ю.А.Гагарин һәм гомерен очкыч-ракеталар белән бәйләгән башка кешеләрнең һөнәри бәйрәме – Космонавтика һәм авиация көн...

Инде санаулы көннәрдән кешелек тарихында беренче мәртәбә галәм киңлекләрен иңләгән Ю.А.Гагарин һәм гомерен очкыч-ракеталар белән бәйләгән башка кешеләрнең һөнәри бәйрәме – Космонавтика һәм авиация көне билгеләп үтеләчәк. Бүген дә космос белән, шул өлкәдә эшләүчеләр белән кызыксынучылар шактый икән. «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе һәм Әлки районы Базарлы Матак авылындагы С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее тарафыннан оештырылган «Йолдызларга карап» бәйгесенә килгән бихисап эшләр шуны раслый. Төрледән-төрле эшләнмәләр, рәсемнәр, хикәя-шигырьләр – бәйгедә бигрәк тә Кукмара, Нурлат, Буа, Әлки районнарында яшәүче укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар актив катнашты.


Жюри үз фикерен әйтте, җиңүчеләр билгеле, бүләкләр әзер. Тиздән, бик тиздән, төгәлрәге 12 апрель көнне Базарлы Матакта урнашкан С.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музееның Космонавтика залында  бәйгебездә катнашып, «иң-иң» дип танылучыларны бүләкләү тантанасы узачак.DSC_0637


Әмма беркем дә игътибарсыз калмас. Барлык катнашучыларга электрон почта аша сертификат юлланачак.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ