Логотип Магариф уку
Цитата:

Карбыз сезоны ачык!

3 август көнне Мәскәүдә рәсми рәвештә Карбыз сезонын ачтылар. Роспотребнадзор белгечләре, татлы җимешне курыкмыйча ашарга мөмкин дип белдерде. Шулай да карбызны сатып алыр алдыннан түбәндәгеләрне истә...

3 август көнне Мәскәүдә рәсми рәвештә Карбыз сезонын ачтылар. Роспотребнадзор белгечләре, татлы җимешне курыкмыйча ашарга мөмкин дип белдерде. Шулай да карбызны сатып алыр алдыннан түбәндәгеләрне истә тотыгыз:


–Беркайчан да юл буйларыннан карбыз, кавын алмагыз, чөнки бу җимешләр токсиннар, газлар һәм пычракны үзләренә тиз сеңдерә.


–Карбызның өлгергәнлеген белү өчен суккалап карыйлар. Тонык тавыш чыкса, баскалаганда шыгырдаса, өлгергән була.


–Кабыгында кечкенә саргылт (ак түгел) тап — аның җирдә яткан урыны гына. Тап зур икән, аңа үскәндә кояш нурлары җитешмәгән дигән сүз. Мондый карбыз баллы булмый.


–Яхшы карбыз кабыгы ялтырап тора, аның ярылган, чатнаган урыннары булмаска тиеш.


–Уртача зурлыктагы карбыз алырга тырышыгыз, артык зурысы ашламалар белән үстерелгән булырга мөмкин.


–Карбызның сабак очы кипкән булсын.


–“Кыз –карбыз” сайларга тырышыгыз (сабак очында киңәеп торган урыны була).


–Эчендә калын саргылт җепселләр булу карбызны  химикатлар белән үстерелүе турында сөйли. Нитратлар бармы-юкмы икәнлекне болай тикшерәләр: бер стакан суга кечкенә карбыз кисәген салалар — су тоныкланса, барысы да яхшы; ә кызарса —нитратлы, ашарга киңәш ителми.


Фоторәсемнең чыганагы: http://www.estiva.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ