Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Халыкара Төрки халыкларның XIII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале уза

5-9 июнь көннәрендә Казанда Халыкара Төрки халыкларның  XIII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль барышында тамашачылар хөкеменә Алтай, Башкорстан, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия,...

5-9 июнь көннәрендә Казанда Халыкара Төрки халыкларның  XIII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль барышында тамашачылар хөкеменә Алтай, Башкорстан, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия, Чувашия һәм Якутиянең спектакльләре тәкъдим ителә.


«Нәүрүз»нең төп максаты – Россия Федерациясе һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларның мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту тора. Беренче тапкыр әлеге фестиваль 1989 елда СССР ның Театр эшлекләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан соң, фестиваль 5 ел үткәрелми. 1998 нче елда Татарстан Республикасы инициативасы буенча яңадан тергезелеп, хәзерге вакытта Казанда ике елга бер уздырыла.


XIII «Нәүрүз» фестивальнең махсус кунагы- Эстониянең R.A.A.A.M театры. Алар «Алтын битлек» лауреаты, «Якутия Тарантиносы» Сергей Потапов куелышындагы «Убыр» спектаклен күрсәтәчәк.


Фестиваль кысаларында спектакльләр 5 театраль мәйданда: Камал театры, Тинчурин, Яшь тамашачылар, Әкият курчак театрлары сәхнәләрендә күрсәтелә. Спектакльләрне Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Пермь һәм Казаннан килгән тәнкыйтьчеләр бәяли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ