Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика балалар хастаханәсенең кечкенә пациентларына сәламәтлек телибез

“Татмедиа” журналистларының республика балалар клиник хастаханәсенә кунак булып килүләре анда дәваланган сабыйлар күңеленә  хуш килүе  йөзләренә чыккан иде. Йә кем инде кунак килүен яратмасы! Аны тешл...

“Татмедиа” журналистларының республика балалар клиник хастаханәсенә кунак булып килүләре анда дәваланган сабыйлар күңеленә  хуш килүе  йөзләренә чыккан иде. Йә кем инде кунак килүен яратмасы! Аны тешләре яңа чыккан сабыйлар гына түгел, үз тешләре коелып, инде сөт тешләре бүртеп торган көмеш чәчле әбиләр дә яхшы белә.


DSC_0742


Чынлап та, буш килмәгәннәр иде шул нәнүсләрнең газета-журналларда эшләүче абый-апалары. Бәйрәм рухы  Роналд Макдоналд йортына илтүче сукмактан ук сизелеп тора иде. Аның буенча чәршәмбе иртәсеннән үк кунаклар агылырга тотынды. Ә бәйрәм үзе  кунак бүлмәсендә озын колаклы Шүрәле малае  Шүркәйнең залга җыелган сабыйларга  төрле уенчыклар, китапчыклар өләшүе  белән башланып китте. Аңа сабыйлар һәм әти-әниләр  өчен дөнья күрүче “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары хезмәткәрләре дә кушылды. Алар кулындагы үз көчләре белән    күзнең ямен алырлык матур бизәкле, нәфис итеп чыгарылган   журналлар күз ачып йомганчы  бәләкәчләр кулына күчте. Хастаханәгә Дәрвишләр бистәсеннән  килгән 6 яшьлек Әнсәр Гыйльметдинов кулына   “Гаилә һәм мәктәп” журналы килеп керүгә, дәү әнисе Галиядән  аның битләрендәге әкият каһарманнарының язмышы турында шундук сораштырырга да кереште.  “Чынлап та бик кызык, матур журнал икән шул улым , өйгә кайткач та язылырбыз, терел генә,”- диде әбекәй оныгына.  Менә берзаман каршыбызга “Татмедия”ның генераль директоры Андрей Кузьмин килеп чыкты. Ул сабыйларны һәм шәфкать туташларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлаганнан соң,   хастаханәнең баш табибе Рафаэль  Шәвәлиекә нәниләргә яңа ел күчтәнәчләре алу өчен бәйрәм сертификатлары тапшырырга кереште. Аннары журналистлар төркеме хастаханә бинасына күчте.DSC_0733 DSC_0743 DSC_0747 DSC_0745


“Татмедия” журналистлары зур гына бүлмәдә ДРКБ персоналы өчен   күз ачып йомган арада   үзләрендә дөнья күргән басмалардан зәвыклы гына күргәзмә дә оештырырга өлгергәннәр иде.  “Язылу бүләк ит” дип аталган чараны баш табиб көтмәгәндә хәйрия подпискасы белән башлап җибәрде. Хастаханә ветераннарына  бушлай байтак кына  газета-журналларга яздырды. Мең рәхмәт инде Рафаэль әфәндегә өлкәннәргә шундый ярдәме һәм игътибары өчен! Аннары журналистлар төрле бүлекләрдә дәваланган сабыйларның хәлләрен белеште. Аларның исән-сау терелеп чыгуларын теләп, әниләренә балалары йоклаганда уку өчен  журналлар бүләк итеп калдырды. Безгә дә алар арасында үз укучыларыбызны очратудан да зур шатлык юк иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ