Химия белән җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханнар нәтиҗәләрен белде.
Җәмгыять белеменнән имтиханны 9461 укучы тапшырган. Республика буенча уртача балл — 55,88 (2013 елда — 61,4) булган. Ләкин минималь 39 баллы чикне 371 егет һәм кыз уза алмаган.
Химияне 2342 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Аларның йөзе минималь 36 баллны җыя алмаган. Татарстан буенча уртача балл — 62,79 (2013 елда — 75) булган. 29 укучы 100 балл җыйган.
Шул рәвешле БДИның “төп дулкыны” шуның белән тәмам. Алда – чыгарылыш кичәсе һәм мәктәп белән саубуллашу, дип белдерә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.