Логотип Магариф уку
Цитата:

Комазанның Сәрсәр холыклы ветеран мөгаллиме

Җор телле, мәзәкчән, зирәк һәм тапкыр ил картлары белән гәп корып утырулары үзе бер дөнья рәхәте инде. Халкымда Хуҗа Насретдиннең йөремсәк мәзәкләре инде ничә гасырлар телдән-телгә күчеп, юкка гына ел...

Җор телле, мәзәкчән, зирәк һәм тапкыр ил картлары белән гәп корып утырулары үзе бер дөнья рәхәте инде. Халкымда Хуҗа Насретдиннең йөремсәк мәзәкләре инде ничә гасырлар телдән-телгә күчеп, юкка гына елмайтмый һәм көлдертми. Мәзәкләр дигәннән, безнең буын шагыйрь Шәүкәт Галиевнең Шәвәлие хикмәтләре белән тәрбияләнеп үсте. Югыйсә, бездә һәр төбәкнең үз мәзәкчесе – Хуҗа Насретдины бар. Әйтик Саба төбәген Тәлгат Нәҗмиевнең «Саба мәзәкләре», «Тагын, тагын Саба мәзәкләре»ннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Мамадыш төбәгенең дә андый уенчан, көлмәс җиреңнән елмайтыр һәм җырлатыр олпат заты бар. Бар гомерен мөгаллимлек эшенә һәм әдәби иҗатка багышлаган, 75 яшендә дә сабыйлар күңеледәй керсез һәм риясыз кала белгән Яңа Комазан «егете» Рәим Гобәйдулла улы Гобәев булыр ул.


WhatsApp Image 2018-05-21 at 14.21.01


«Мәгариф» журналының күптәнге (аның «Татар телендә омонимнарның барлыкка килү юллары һәм ясалышлары» дигән тәүге мәкаләсе «Совет мәктәбе» журналында моннан кырык ел элек – 1978 елда ук басылып чыккан була) һәм иң актив авторларыннан берсе дә әле ул запастагы капитан Рәим Гобәй. Хезмәт юлын 1963 елда Көек Ерыкса мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлап җибәрә. Армия хезмәтеннән соң, Иске Комазан мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Мәскәүдәге Н.Крупская исемендәге халык университетының сынлы сәнгать факультетында читтән торып укып, рәссам-бизәүче һөнәрен дә үзләштерә, КДПИның тарих-филология факультетын тәмамлый. Озак еллар туган мәктәбендә завуч һәм директор да була. «Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре» дигән күкрәк билгесе иясе, «Нократ» газетасының Дм. Крещенов, Татарстан язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премияләре лауреты да әле ул. Соңгылары аның әдәби иҗатына бирелгән олы бәя. Гомере буе иҗат итте ул, һәм әле дә каләме һич кенә дә тутыгу белми. Балалар авызыннан ишетеп, теркәп барган «Сәрсәр мәзәкләре» генә дә ни тора! Шигырьләрен әйткән дә юк! Юкка гына Рәим ага Гобәй – Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы түгелдер шул. 2005 елда аның «Борчулы җаным минем» дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Аңарчы «Авылым мәзәкләре», «Сәрсәр мәзәкләре» дигән җыентыклары белән сөендергән иде инде ул. Китабындагы рәсемнәре дә – Рәим абыйның үзенеке. Ни әйтсәгез дә, Мәскәүдә гыйлем эстәгән рәссам-бизәүче бит. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылдашларына багышлап «Хәтер уты яна йөрәкләрдә» дигән китабын һәм «Балачагым килә каршыма» әдәби-документаль повестен укучылар хөкеменә тапшыра...


WhatsApp Image 2018-05-21 at 14.19.47


Быелның сентябрендә Рәим ага Гобәй үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтәргә җыена. Үз юбилеена кем инде буш кул белән килсен, ди?! Рәим ага кебек тынгы белмәс иҗатчылар бигрәк тә. Бүгенге көндә ул «Яңа Комазан һәм Көек Ерыкса авыллары тарихы» дигән чираттагы – тугызынчы ктабын язу белән мәшгуль. «Юбилеема кадәр өлгертсәм, үземә дә, якташларыма да миннән зур бүләк булыр иде», – ди ул. Изге ниятләрегез тизрәк чынга ашсын, Рәим ага!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ