Логотип Магариф уку
Цитата:

Комплекслы экспедицияләр үз нәтиҗәсен бирә

Татар халкының фольклор хәзинәсен, татар сөйләшләре үзенчәлекләрен, декоратив-гамәли сәнгатебез үрнәкләрен барлау максатыннан Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты үз тарихында 220...

Татар халкының фольклор хәзинәсен, татар сөйләшләре үзенчәлекләрен, декоратив-гамәли сәнгатебез үрнәкләрен барлау максатыннан Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты үз тарихында 220дән артык фәнни экспедиция оештырган инде. Шуларның 25е – комплекслы экспедицияләр. Узган ел шундый 5 комплекслы һәм 3 махсуслашкан экспедиция оештырырга җай тапкан алар.


Фото: tatar-inform.tatar Фотолар: tatar-inform.tatar

2009 елдан бирле оештырылып килүче комплекслы экспедицияләр республикабызның Актаныш, Апас, Мамадыш, Чүпрәле, Кукмара, Арча, Әтнә, Минзәлә, Мөслим районнарына, шулай ук Россиянең татарлар күпләп яши торган Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия республикаларына, Түбән Новгород, Курган, Әстерхан, Самара, Омск, Томск, Оренбург, Чиләбе, Новосибирск, Ульяновск өлкәләренә, Пермь краена оештырылган инде. Әле шулар өстенә чит илләрдән Иран Ислам Республикасы белән Казахстанга да комплекслы экспедицияләр оештырылып, ул илләрдәге милләттәшләребезнең рухи хәзинәсе барланды. Быел исә институт галимнәре Башкортстанга, Киров һәм Иркутск өлкәләренә шундый фәнни эзләнүләргә чыгарга җыена. Ә менә ерак һәм якын чит илләр мәсьәләсенә килгәндә, 2018 –2019 елларда институт планында андый ерак сәфәрләр көтелми. Бары 2020 елда берәр чит илгә комплекслы экспедиция оештыру ихтималлыгы бар.


Экспедициягә барып кайту әле бер хәл. Институт галимнәре шундый сәфәрләр вакытында тупланган материаллар белән Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондларын тулыландыра, аларның бер өлеше «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясендәге җыентыкларда дөнья күрә. Шундый 15 җыентык дөнья күргән дә инде.


Фото: tatar-inform.tatar

«Милли-мәдәни мирасыбыз» дигән исем белән басылып чыккан җыентыкларның  Актаныш, Апас, Кукмара, Чүпрәле,  районнарына багышланганнары халкыбызның милли үзенчәлекләрен калку чагылдырулары белән аерылып тора. Шулай ук Түбән Новгород, Томск, Оренбург, Самара, Омск өлкәләре, Удмуртия, Мари Иленең Бәрәңге районы  татарларының рухи җәүһәрләрен туплаганнары да алтын хәзинәгә тиң. Узган ел исә бу нисбәттән аеруча нәтиҗәле булды: «Милли-мәдәни мирасыбыз» сериясеннән Пермь краеның Барда районына, Әстерхан өлкәсе, Татарстанның Мамадыш һәм Арча районнарына булган экспедицияләрдә тупланган  материаллардан 4 җыентык нәшер ителгән. Тик менә һәркайсының тиражы 500 данә белән генә чикләнә. Һәр районның үзәк китапханәсенә берәр данә генә дә булса да ул китап килеп ирешмәгәч, кем генә ул рухи хәзинәбез белән танышу мөмкинлегенә ия булыр икән?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ