Логотип Магариф уку
Цитата:

Константин Хабенский Казандагы иҗат резиденциясенә чакыра

РФның халык артисты Константин Хабенский «АРТХАБ» иҗат резиденциясенең рәсми ачылышына Казанга килде.«АРТХАБ» яшьләргә театр, кино һәм оригиналь жанр өлкәсендәге иҗади идеяләрен чынга ашырырга ярдәм и...

РФның халык артисты Константин Хабенский «АРТХАБ» иҗат резиденциясенең рәсми ачылышына Казанга килде.

ХАБ 2


«АРТХАБ» яшьләргә театр, кино һәм оригиналь жанр өлкәсендәге иҗади идеяләрен чынга ашырырга ярдәм итә торган проект булыр дип көтелә. Әлеге өлкәләргә караган, кызыклы иҗади проекты булган һәр кеше һәм һәр коллектив АРТХАБның резиденты була ала. Резидентларга нәтиҗәле эш өчен барлык инфраструктур базадан (репетиция залы, зур һәм кече сәхнәләр, киңәшмәләр һәм эш урыны)  файдалану мөмкинлеге биреләчәк һәм алар ментор ярдәме, үз проектларын үстерү өчен индивидуаль уку программасы алачак.

 Константин Хабенский әйтүенчә, АРТХАБка 16 яшьтән өлкән булган теләсә кайсы милләт вәкиле килә ала. Шулай ук төрле телдәге проектларны да гамәлгә ашыру мөмкинлеге булачак. Бары тик кызыклы идеяләр генә булсын!
АРТХАБ Лобачевский урамы, 11 йорт адресы буенча урнашкан. Оештыручылар әйтүенчә, аның ишекләре һәркем өчен дә ачык!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ