Логотип Магариф уку
Цитата:

Кубомедуза кешене үтерә аламы?

Кризис булуга карамастан, каникулларда күп кенә ата-аналар балалары белән берәр җылы якка, диңгез ярына китәргә ашыга. Менә бу көннәрдә генә Таиландта булган хәл күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Самуй...

Кризис булуга карамастан, каникулларда күп кенә ата-аналар балалары белән берәр җылы якка, диңгез ярына китәргә ашыга. Менә бу көннәрдә генә Таиландта булган хәл күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Самуй утравы ярларында 2 яшьлек бала белән диңгезгә кергәч, гаиләне агулы медуза чәнчи. Әти-әнинең хәле начарланса да, чыдый, ә менә сабыйлары тән пешүеннән аңын җуя. Аларны тиз арада хастаханәгә озатканнар.


81808659


Медузаларның барысы да агулы санала, әмма бу гаиләгә ял итәргә насыйп булмый, чөнки кубомедуза дигән бик хәтәр куркыныч медуза ташлануына дучар булалар. Кубомедузаны икенче төрле диңгез шөпшәсе дип атыйлар. Ул бүлеп чыгарган агу олы кешене дә үтерергә сәләтле! Кубомедузалар безнең якларда түгел, ә тропик һәм субтропик диңгезләрдә яши. Аның тәне үтә күренмәле, кайчак икешәр метрга да җитә. Әгәр аның шупальцылары арасында калсаң, исән калу икеле. Интернет-чыганаклар аның көне буе диңгез төбендә ятып, фәкать төнлә генә ауга чыгуы хакында яза. Минутына 6 метр йөзә ала. Кешегә үзе ташланмый, киресенчә, кеше ял иткән урыннан читтәрәк булырга тырыша. Кубомедуза тешләве, һәрвакыт очраклылык кына. Гадәттә алардан су асты киңлекләрен иңләүчеләр генә зыян күрә. Дөньякүләм фаҗигаләрне өйрәнсәң, кубомедуза тешләвеннән һәлак булучылар саны, акула һөҗүменнән харап булучылар санына караганда 6 тапкырга күбрәк!


Әмма чит кыйтгаларда ни көтәсен һич кенә дә алдан белеп булмый. Сак булырга кирәк. Кубомедуза ташлануына дучар булган балага тиешле ярдәм күрсәтелгән, хәзер аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.


Фоторәсемнең чыганагы: topkin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ