Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе: «Кем укытучы белән яшәү җиңел ди?!»

Гаилә һәм мәктәп» журналының май санында утыз ел гомерен Кукмара районы мәгариф идарәсен җитәкләгән Роберт Мияссәр улы Мансуров гаиләсе белән танышабыз. «Мин хатын-кыз белән булышып, аның белән тартка...

Гаилә һәм мәктәп» журналының май санында утыз ел гомерен Кукмара районы мәгариф идарәсен җитәкләгән Роберт Мияссәр улы Мансуров гаиләсе белән танышабыз. «Мин хатын-кыз белән булышып, аның белән тарткалашып тормыйм. Фикеремне җиткерәм дә алтын урталыкка чыгарга тырышам. Хатын ир урынына басарга түгел, аның җитешмәгән якларын тулыландырырга тиеш. Менә минем хатын шундый», – ди ул утыз биш ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше Розалия ханым турында.обложка 05 2018 без надписей (1)


«31 китап авторы, мөгалимә, мәгариф-мәгърифәт, тәрбия өлкәсендә танылган җәмәгать эшлеклесе, татар җанлы, татар телле балалар һәм оныклар үстергән Эльмира Шәрифуллина кем кызы? Мөслимлеләр, аның кендек каны үзләренең Симәк авылында тамуына нигезләнеп, югары зәвыктагы иҗаты белән укучылар һәм укытучылар арасында аерым абруй казанган шәхесне үз кызлары итеп расласалар, актанышлыларның контрдәлиле бар: булачак шагыйрәнең сабый һәм үсмер чагы сугыштан кайткан әтисе Мөхәммәт гаиләсе белән эшкә җибәрелгән Зөбәер авылында узган. Шулай булгач, авылдашларының берсенә – Симәк, икенчесенә Зөбәер турында тирән хисле шигырьләрен багышлаган, чыгышларда әйтелгәнчә, «әйбәт кеше һәм әхлаклы язучы»ны ничек бүлгәләргә?» Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Хәйруллинаның «Язмыш» дип аталган язмасында әлеге сорауга җавап табарга тырыштык.


Журналда «Йолдызларга карап», «Тукайның әкият дөньясында» бәйгеләрендә актив катнашып, җиңү яулаган укучыларны тәбрикләүгә аерым урын бирелде. Башкалар кәефен төшермәсен, яңа санда яңа бәйге дә бар.


Шулай ук җәйге каникул алдыннан укучы-яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру, «чыгарылыш»ның күпмегә төшкәнлеге, имтихан алдыннан укучы балагызга ничек ярдәм итә алуыгыз турында мәгълүмат та  журналыбызның чираттагы санында урын алды. Төркиянең Кастамону шәһәренә сәяхәт, Кара диңгез буендагы лагерьлар эшчәнлеге хакындагы язмалар да күңелегезгә хуш килер дип өметләнәбез. Ял сәгатьләрендә нәниләр белән баш эшләтеп алу, кул эшләре белән шөгыльләнү өчен дә сәбәп һәм мөмкинлекләр җитәрлек – бары тик «Гаилә һәм мәктәп» журналының май санын гына кулга төшерергә кирәк!


Киләчәктә дә бергә булыйк, дуслар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ