Логотип Магариф уку
Цитата:

Кунакханәләр һәм рестораннар ярыша

Казанда 26-28 октябрьдә “HORECA KAZAN 2016” дип аталган ресторан һәм кунакханә бизнесы буенча профессиональ күргәзмә үткәреләчәк.Казан инде берничә ел рәттән эчке туризм буенча шәһәрләр рейтингында бе...

Казанда 26-28 октябрьдә “HORECA KAZAN 2016” дип аталган ресторан һәм кунакханә бизнесы буенча профессиональ күргәзмә үткәреләчәк.


Казан инде берничә ел рәттән эчке туризм буенча шәһәрләр рейтингында беренчеләр рәтендә бара. Ел саен башкалада эре халыкара чаралар үздырыла, шуңа күрә, кунакчыллык Татарстан сәясәтендә һәм бизнесында аерылгысыз урын били.


“Казанда әлеге бизнесны җитәкләүчеләр һәм әлеге өлкәдә эшләүчеләр өчен махсус укыту-белем бирү, тәҗрибә уртаклашу, ресторан өчен җиһазлар, технологияләр белән танышу мөмкинлеге бирә торган зур һөнәри чара уздыру бик кирәк иде”, - диде РТ ның Туризм буенчадәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә. - “HORECA KAZAN 2016” күргәзмәсе товар белән тәэмин итеп торучыларны, җитештерүчеләрне һәм гомүмән, әлеге өлкәдә эшләүчеләрне бер мәйданчыкка җыячак”.


Анда рестораторлар, отельерлар, аш-су осталары, шеф-поварлар, инвесторлар, менеджерлар һ.б. – республикада кунакчыллык рухын барлыкка китерүчеләр катнашачак.


Әлеге эшлекле программа кысаларында берничә бәйге уздырылачак: рестораторлар арасында - “Үз эшенең остасы”, кулинар техникумнарда белем алучылар арасында  - “Юниорлар бәйгесе”, “Chef a la Russe” бәйгесе - аш-су осталары арасында һ.б.


Сүз уңаеннан: “HORECA KAZAN 2016” ресторан һәм кунакханә бизнесы буенча профессиональ күргәзмә кысаларында 28 октябрь көнне ике профессиональ премия – Tatarstan Top Hotels Award һәм Tatarstan Top Restaurants Award тапшырылачак. Беренче премия өчен Татарстанның иң яхшы отельләре 5 төрле категориядә көч сынаша. Икенче премия исә 15 номинациядә республиканың иң яхшы рестораннарын барлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ