Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыйсса - җанга дәва

Йоклар алдыннан балалар белән дога укыйбыз, бер көн дә калдырган юк диярлек.Динебездә әкият дигән төшенчә юк, әмма кыйссалар бар. Аермасын, әкият – уйлап чыгарылган, кыйсса булган хәл икәнен, һәркем б...

Йоклар алдыннан балалар белән дога укыйбыз, бер көн дә калдырган юк диярлек.
Динебездә әкият дигән төшенчә юк, әмма кыйссалар бар. Аермасын, әкият – уйлап чыгарылган, кыйсса булган хәл икәнен, һәркем белә. Икесе дә җанга тәэсир итү чарасы.


Коръәндә дә кыйссалар – пәйгамбәрләрнең тарихлары бирелгән. Аллаһы Тәгалә әйтә: «… Ий, Мөхәммәд галәйһиссәлам! Без сиңа Коръәнне вәхий итеп кыйссаларның күркәмрәген хикәят кылабыз…» («Йосыф» сүрәсе, 3 нче аят). Икенче бер аятьтә: «…Кыйссаларны сөйлә, шаять фикерләп аңларлар» («Әгъраф» сүрәсе, 176 нчы аять), – диелә.


Һәр кешенең тормышы үзе бер кыйсса кебек. Һәркем язучы дисәк тә, сәер булмас, чөнки һәркайсыбыз үз китабын яза. Кыямәт көнендә кулына биреләчәк китабын. Шуңа гыйбрәтле хәлләр хакында ишетү, уку кеше күңеленә нык тәэсир итәргә, уйландырырга тиеш, әмма уйландырмаска да мөмкин. Кырыс, туң йөрәклеләр, кеше хәленә керә белми торганнар, кызганыч ки, уйланмый…


дети коранӘ безнең максат – иманлы бала үстерү. Иманы булган кеше уйланмый, фикерләмичә тора алмый ул. Ислам галиме Ибн әл-Каюм да (Аллаһ аңа карата рәхимле булсын): «Кеше йөрәгенә дә, җиргә килгән кебек үк, корылык килергә мөмкин. Бу корылыкның исеме – Аллаһны оныту. Шуңа күрә кешенең каты бәгырьле, рәхимсез, кансыз булу сәбәбен Аллаһны онытуыннан, Аңа тиешле мөнәсәбәт күрсәтмәвеннән эзләргә кирәк», – дигән.


Ислам мөгаллим-галимнәре балаларга төрле кыйссалар сөйләүнең мөһимлеген генә түгел, аларның тәэсирен арттырыр өчен ничек сөйләргә икәнен дә бәян итә. Мәсәлән, кыйссаларны сөйләгәндә интонацияне үзгәрткәләү, паузалар ясау, кайбер очракларда кыйссаның ахыры ничек тәмамлануын сөйләмичә, сорау итеп кую һ.б. Шулай ук кабатлап сөйләү дә кирәк икән. Бала үзе кабат шул ук кыйссаны сөйләүне сораса, тагын да яхшы, чөнки ул аның җанына тәэсир иткән дигән сүз.


Ислам динендә һәм тарихында кыйссалар бик күп, иң әһәмиятлесе – алар хакыйкый хәлләр. Балага изгелек һәм явызлык барын төшендерәләр, нәрсә ярый, нәрсә ярамавын, теге яки бу очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтәләр. Тагын да мөһиме – иманын ныгыталар, йөрәген «корылык»тан саклыйлар.


Мисал өчен, гаделлеккә өндәүче менә бу кыйссаны гына алыйк. Хәсән ибн Әбү Синан (Аллаһ аңа карата рәхимле булсын) үлгәннән соң бер кешенең төшенә керә. Бу кеше аннан: «Аллаһы Тәгаләнең синең белән мөгамәләсе ничек булды?» – дип сорый. «Яхшы булды. Әмма мин исән чакта берәүдән бурычка энә алып торган идем, тик кире кайтарып бирмәдем. Шуңа күрә җәннәткә керә алмыйм», – дип җавап бирә Хәсән ибн Әбү Синан.


Бурычка алган энәне кайтармаучының хәле шундый булгач, белә торып кеше хакына керүчеләрнең, бурычын кайтармаучыларның, башкаларның милкенә зыян салучыларның, үлчәүдә киметүчеләрнең хәле ничек булыр?!


Кыйссаның менә бусы да гаделлек хакында. Мәлик ибн Динарның әтисе күпмедер вакыт бер кешенең җиләк-җимеш бакчасында эшли. Беркөнне ул бакча хуҗасына: «Мин эштән китәм», – ди. «Ярар, – ди хуҗа. – Ләкин мин карт инде, бакчага чыгарлык хәлем юк. Миңа алмагачның һәр төреннән берәр алма алып кер әле».
Мәлик ибн Динарның әтисе өч алма алып керә. Хуҗа бер алманы кабып карый, әче. Икенчесен каба, анысы да әче. Өченчесе дә әче булып чыккач: «Син махсус алып кердеңме әллә? Нишләп баллы алмалар кертмәдең?» – дип сорый. «Мин аларның кайсы баллы икәнен белмим», – ди бакча караучы.
– Күпме вакыт монда эшләп бер дә алма ашап карамадыңмыни?
– Син мине эшкә алганда, теләсәң, алмаларны ашый аласың, дип әйтмәдең.
Менә шундый гадел кеше булган ислам дөньясында мәшһүр имам Мәлик ибн Динарның әтисе.


Баланың гаделлеккә омтылышын шушындый кыйссалар белән ныгытып була. Ә инде алга таба: «Энә турындагы (яки алма хакындагы) кыйссаны онытма, яме», – дип кенә искәртергә мөмкин. «Ничек әле ул? Сөйлә әле шул кыйссаны», – дип, хәтердә яңартып алу да яхшы.


Инде вакытка килгәндә, кыйссаны кайчан сөйләү мөһим түгел, йоклар алдыннанмы, ашарга утыргачмы яки ял иткәндәме… Шулай да, белгечләр әйтүенчә, бала үзе сораган вакытта сөйләү яхшырак икән. Әти-әни моны истә тотсын. Гомумән, ата-ананың вазыйфасы шундый: ул һаман өйрәнергә һәм өйрәнгәнен өйрәтергә тиеш. Бала иманлы, тәрбияле булып үссен, дип теләп утыру гына җитми, иманлы булып үсүе өчен билгеле бер гамәлләр кылу да кирәк. Шушы юлда тырышлык куярга язсын иде безгә. Сөйләгән кыйссаларыбыз белән дә.


Дәвамы.


Нурия Әлмиева.


Фото: www.muslim-info.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ