Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы дусларына ... җылы өләшә

Быелгы язның җәйгә тартым җылылыкка бик үк юмарт булмавын күпләрегез сизеп-тоеп өлгергәндер инде, мөгаен. «Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә» дип җырлап йөрүләрне сагынып сөйлисе генә булыр, ах...

атня школа встреча 015


Быелгы язның җәйгә тартым җылылыкка бик үк юмарт булмавын күпләрегез сизеп-тоеп өлгергәндер инде, мөгаен. «Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә» дип җырлап йөрүләрне сагынып сөйлисе генә булыр, ахры, дип, бераз хафага калучылар да булмады түгел. Шул нисбәттән, республикабызның иң төньяк районы саналган Әтнә ягы халкы да җылыга шактый тансыклый төшкән иде. Һәм менә күптән зарыгып көткән матур җылы көннәргә, ниһаять, бүгеннән алар тиенер сыман. Хикмәте дә артык катлаулы булмаган икән үзе...


Бары тик «Мәгариф» җурналы журналистларын һәм аның иң актив авторларын иҗади очрашуга дәшәргә генә кирәк булган икән! Әтнә районының Олы Әтнә урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары нәкъ менә шулай эшәделәр дә. Аларда бүген «Мәгариф» журналы битләрендә тирән эчтәлекле язмалары белән даими катнашып килүче күренекле галим һәм иҗат әһелләре кунак булып килде. Алар арасында Казан федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы, археолог, Татарстанныц атказанган фән эшлеклесе Фаяз Шәрип улы Хуҗин, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова, Казан дәүләт энергетика университеты доценты, техник фәннәр кандидаты, 2009 елдан бирле «Мәгариф» журналы оештырып килгән «Яшь кулибинчылар» бәйгесенең алыштыргысыз жюри рәисе, шагыйрь Ринат Гали улы Нуруллиннар бар иде.


атня школа встреча 018


Олпат галим-галимәләрнең нәкъ менә шушы мәктәпкә «десант төшерүләре» очраклы гына түгел иде. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча Олы Әтнә урта мәктәбе, Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе исемлегендә III урынга чыгып, күпләрне шаккаттырган! Һәм моны һич тә очраклы гына димәс идем Заманында бу мәктәпкә РСФСРның атказанган укытучысы Әхмәт ага Шәрипов озак еллар җитәкчелек итте. Олы Әтнә мәктәбендә гомер-гомергә көчле, үз фәненең чын академиклары булган тәҗрибәле мөгаллимнәр яшь буынга белем һәм тәрбия бирде. Бүген дә бу мәктәтптә Шәриповның көчле кулы, иҗадилык, үз эшеңә ихлас бирелгәнлек нык сизелә әле. Соклангыч, күпләргә өлге булырдай эш-гамәлләре күп аларның. Бу хакта «Мәгариф. Татар теле» журналының июнь санында дөнья күрәчәк Олы Әтнә урта мәктәбе директоры Гөлүсә Илдар кызы Рәхимҗанова язмасын укыгач, күбрәк белә алырсыз.


атня школа встреча 036


Бүгенге очрашуга килсәк, могтәбәр галим апа-абыйларының гыйбрәтле дә, үтемле дә чыгышларын, үгет-нәсихәтләрен тыңлап, укучылар үзләренә киләчәк тормышлары өчен кирәк булырдай бик күп киңәш-табыш алганнардыр. Балалар үзләре дә очрашу барышында җырда, сәнгатьле итеп шигырь укуда бик тә сәләтле булуларын күрсәтергә өлгерде.



атня школа встреча 033


Иң мөһиме: бу мәктәптә чын мәгънәсендә милли рух, дустанә аралашу хөкем сөрә. Кунаклар белән Олы Әтнә мәктәбе арасындагы рухи җылылык көче, күңел җылысы табигатебезне җылытуга да көч өстәгәндер, күрәсең. Табигатькә генә күз ташлагыз әле бер: бүгеннән җәй сулышы ныграк сизелә түгелме?.. Амин, шулай була гына күрсен! Ә инде сезнең төбәктә дә тизрәк җәй килсә иде дисәгез, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләрен һәм авторларын үзегезгә кунакка дәшә аласыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ