Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган IV төбәкара укулар

Әгерҗедә мәгърифәтче бертуган Бубыйларны искә алалар. Биредә кичә IV төбәкара укулар узды. Әлеге чара — 235 ел буена тупланган татар мәгърифәтенә дан тоту, укучы белән укытучы арасындагы нечкә, катлау...

Әгерҗедә мәгърифәтче бертуган Бубыйларны искә алалар. Биредә кичә IV төбәкара укулар узды. Әлеге чара — 235 ел буена тупланган татар мәгърифәтенә дан тоту, укучы белән укытучы арасындагы нечкә, катлаулы мөнәсәбәтләр өстендә Бубыйларча тирәнтен әшләүнең тагын бер ысулы.


Иж-Бубый мәдрәсәсе үзендә уку-укыту эшчәнлегенең куелышы белән шактый кызыклы һәм бүген тагын да тирәнрәк өйрәнүгә лаек. Төбәкара укулар нәкъ менә бу максатны күздә тота. Чарада әлеге тарихи факт белән кызыксынучы белгечләр катнашты: Алабугадагы КФУ филиалы доценты Г. Даутов, Удмуртия педагогигия көллияте укытучысы В. Харисова һәм Талантлар университеты координаторы Д. Валиуллина. Укучылар кунакларга язучы, «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррире  Ркаил Зайдулланың «Үлеп яратты» драмасыннан сәхнәләштерелгән өзек тә тәкъдим иттеләр.


DSCN7572


Зур шәхесләр исемен йөртүе белән танылган мәктәптә бүгенге көндә 76 укучы һәм 38 мәктәпкәчә яшьтәге балалар белем һәм тәрбия ала. 80 нче еллар урталарына кадәр районда иң зур мәктәпләрдән саналып, елына 50 алып 100гә кадәр укучыга өлгергәнлек аттестаты тапшырган ул. «Мәгариф» журналы битләрендә бертуган Бубыйларның уртак «баласы» – Иж-бубый мәдрәсәсе турында язма басылган иде инде. Анда XX йөз башында Бубыйларның 200 – 250 хуҗалыктан торган авылда балалар һәм үсмерләр өчен системалы урта һәм гомуми белем бирү үзәге оештыруга ирешүләре турында сүз бара. Язмада тасвирланган чорда дипломлы белгечләр әзерли торган бердәнбер татар уку йорты була ул мәдрәсә. Шуңа да ул һаман эзләнүчеләрнең кызыксыну объекты булып кала бирә. Мондыйлар рәтендә авылда яшәп, биредә укытучы, укучылар да бар.


Әгерҗе районындагы авылда музей эшләп килә. Аның бер өлеше мәктәптә урнашкан. Монда укучылар өчен музей сәгатьләре челтәре төзелгән. Фәнни әзләнүләрдә югары сыйныфлар да катнаша.


DSCN7492


Төбәкара укуларга әзерлек максатыннан 2016 нчы елда 4-6 нчы сыйныф укучылары өчен Бубый мәдрәсәсендә укытылган программа буенча «Яшь белгеч» олимпиадасы оештырыла. Быел март аенда 2-6 нчы сыйныфлар өчен Социаль  һәм экология проектлар конкурсы үткәрелгән. Укытучылар тарафыннан  язылган 13 авторлык пограммасы рецензияләнә. Һәрберсендә Бубыйлар, авыл тарихын өйрәнү буенча темалар урын алган. Укытучылар Иж-Бубый авылындагы мәгариф тарихына багышланган китап та булдырганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ