Логотип Магариф уку
Цитата:

 Мәктәп директорлары татар телен укыту хакында ни уйлый?

Тиздән татар теле язмышы билгеле булачак. Дәүләт Советының 33 нче утырышында Россия мәгариф һәм фән министрлыгына Татарстанда дәүләт телләрен укыту буенча тәкъдим кертелүе турында билгеле булды.  Анда...

Тиздән татар теле язмышы билгеле булачак. Дәүләт Советының 33 нче утырышында Россия мәгариф һәм фән министрлыгына Татарстанда дәүләт телләрен укыту буенча тәкъдим кертелүе турында билгеле булды.  Анда дәресләренең барлык укучыларга да бирелүе (атнага ике сәгать күләмендә), сайлап алып туган телне өйрәнү каралган. Моннан тыш, 10-11 нче сыйныфларда телне ирекле рәвештә уку күздә тотыла.Jv2sxMmQJOM


Әлегә укытучылар, балалар һәм ата-аналар РФ министрлыгы карарын көтә. «Мәгариф» журналы редакциясе район мәктәпләренә шалтыратып, директорлар белән татар телен укыту хакында сөйләште, әмма без мөрәҗәгать иткән җитәкчеләрнең яртысы бу хәлгә бәя бирергә теләмәде. Аңлашылган сәбәпләр аркасында, сөйләшергә әзер булган җитәкчеләр дә үз исемнәрен һәм мәктәпләрен атап язарга рөхсәт бирмәделәр.


Бары тик дүрт директор гына аноним рәвештә сөйләп китергә ризалашты.
Азнакай районыннан:
- Әлбәттә, татар теле тирәсендә барган сүзләр минем тарафтан бик авыр кабул ителә. Безнең мәктәптә укучы балаларның әти-әниләре нигездә каршы түгел, шуңа күрә, мөмкин булса, мин аны калдыруларын теләр идем, әмма бу минем теләгемнән генә тормый шул. Безнең министрларыбыз барсын җайларлар диеп кенә уйлыйсы кала.
Балтач районыннан:
- Тарих спираль аша уза диләр. Һәм бу дөрес икән. Татар теле бер гасыр элек нәкъ шундый хәлдә иде. Бу юлы да барысы шулай ук яхшы тәмамланыр дип өметләнәм. Татар халкы, тыйнак булса да, тиз бирешми ул. Минемчә, барсы да халкыбыздан тора. Әти-әниләргә телләр өйрәнүнең никадәр файдалы булуы турында укырга тәкъдим итәр идем. Бәлки, сезнең балагызга татар теле кирәкмәс, әмма өстәмә бер тел белү – ул аның акыл дәрәҗәсен күтәрә.
Теләче районыннан:
- Тикшерүләр узды. Әлегә бездә дәресләр кыскартылмады, әмма Казанда бу хәл инде башланган дип укыган идем. Татар теле укытучыларының эшсез калуларын теләмәс идем. 30-35 елларын шушы эшкә багышлаган кешеләр бу хәлне бик авыр кабул итә. Юк, алар эш урыннары өчен кайгырмыйлар, аларны татар теленең киләчәге борчый.
Арча районыннан:
- Тәҗрибәле татар теле укытучыларын һәм татар теле укытучысы булырга әзерләнгән студентларыбызны кызганыч. Шәхсән безнең мәктәптән генә һәр елны бу юнәлешне кимендә бер кеше сайлый. Хәзер аларга нишләргә? Аеруча студентлар юнәлешләрен югалттылар. Шулай да барысы да яхшы булыр дип өметләнәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ