Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәгариф институты кайчан булдырылыр?

Кичә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан...

Кичә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Фәннәр академиясе каршында Милли мәгариф институты төзү тәкъдиме белән чыкты.


"Фәнни кадрлар әзерләүдә җаваплы үзәк, милли мәгарифкә ярдәм итү, яшь һәм алдынгы галимнәргә профессиональ фикер алышу мәйданы буларак, Татарстан Фәннәр академиясе каршында Милли мәгариф институты булдыруны кирәк дип саныйм. Шулай ук, милли мәктәпләр өчен фәнни кадрлар әзерләү механизмын да эшләргә, бәлки, Россия мәгариф академиясен дә җәлеп итәргә кирәктер", – диде министр.


Моннан тыш, Энгель Фәттахов Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Этнокультур мәгариф буенча Совет оештырырга дигән фикер җиткерде.


"Мондый орган булдыру, мөһим темаларга кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен бик файдалы булыр иде", – диде ул.


Шулай ук икенче четерекле мәсьәлә - татарча диссертацияләр язу темасы күтәрелде.


"Республика җитәкчелеге федераль хакимияткә мөрәҗәгать итүгә дә карамастан, татар теле хакында диссертацияне русча гына язып була. Бу исә татар телендә фәнни хезмәтләр бөтенләй диярлек язылмый дигән сүз. Соңгы арада фәнни мәкаләләр бастырыла, әмма тәрҗемә ителеп кенә. Һәркем үзенчә дәреслекләр төзи, кадрлар әзерли, милли мәгариф белән шөгыльләнүче галимнәрнең профессиональ аралашуы юк ", – диде Энгель Фәттахов.


Министр билгеләп үткәнчә, хәзергә федераль дәрәҗәдә фәнни-методологик координация юк.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ