Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли театр фестивале башлана!

Бүген, 9 сентябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булды. К.Тинчурин исемендәге та...

Бүген, 9 сентябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булды.


 К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның әдәби бүлек мөдире, Татарстан Республикасының атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова һәм ТР Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге баш белгече Аида Мозаффарова фестивальнең программасы һәм быелгы үзенчәлекләре белән таныштырды.


Фестиваль 15-21 сентябрьдә, Казанда узачак. Фестивальдә катнашырга Татарстан, Марий-Эл, Дагъстан, Кыргызстан, Адыгея республикалары, Оренбург өлкәсе театрлары киләчәк. Алар тамашачы хозурына милли драматургия әсәрләре буенча куелган иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ