Әдилә БОРҺАНОВА автор яңалыклары
-
Муниципаль ярдәм чаралары
Бүген Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 16 юнәлеш буенча 2 712 муниципаль ярдәм чарасы билгеле. Моннан тыш, тыныч тормышка кайткан сугыш ветераннарын да төрле яклап кайгырталар. Татарстан хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә муниципаль ташламалар, шул исәптән социаль ярдәм чаралары муниципаль берәмлекләр тарафыннан кабул ителгән карарлар ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аларның һәркайсы, ТР Юстиция министрлыгында хокукый экспертиза үтеп, дәүләт регистрына теркәлгән.
-
«Җәмәгать тәрбиячесе-2025» бәйгесенең шәһәр этабы узды
Бүген башкаланың «Яратам» яшьләр үзәгендә «Татарстан Республикасында иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе ‒ 2025» республика бәйгесенең Казан шәһәре буенча зона этабы узды. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова рәислегендәге мәртәбәле жюри каршында башкаланың 8 җәмәгать тәрбиячесе чыгыш ясады. Алар тәҗрибә уртаклашты, остаз итеп билгеләнгән катлаулы язмышлы балаларны тәрбияләү тарихы белән бүлеште.
-
Су коену сезоны ачыла
Татарстанда су коену сезоны агымдагы елның 1 июнендә ачылачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Мәрхәмәт-Милосердие» «кайнар линиясе»
Бүген, 28 май көнне, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары мәгариф мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрде.
-
«Акыллы уеннар» чемпионаты узды
Бүген Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Акыллы уеннар» программасы буенча икенче республикакүләм чемпионат узды.
-
Казанда Җиңү парады үтте
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган парад башкаланың Меңьеллык мәйданында узды. Иртәнге унда башланган чарага йөзләгән кеше Казан Кирмәне тирәсенә җыелды, чарада алма төшәрлек тә урын юк иде.
-
Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды
Бүген Казанда Яшьләр үзәге янындагы мәйданчыкта фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим һәйкәлен ачу тантанасы узды. Әлеге һәйкәлнең Бөек Җиңүгә 80 еллыкны каршы алган бәйрәм көннәрендә ачылуы юкка түгел. Фатих Кәрим – гаҗәеп зур әдәби мираслы олпат шагыйрь булуы белән беррәттән, туган илен яклап, сугыш кырына үз теләге белән киткән ватанпәрвәр татар улы да.
-
Казанда USB-розеткалы һәм кондиционерлы автобусы йөри башлады
Казанда USB-розеткалы һәм кондиционерлы 30 маршрут автобусы йөри башлады. Яңа шәһәр транспорты 33, 35, 35а, 53 һәм 63 нче маршрутлар буенча хәрәкәт итүче иске автобусларны алыштырачак.
-
«Әйлән-бәйлән» шәһәр бәйгесенең финалы үтте
Казан шәһәренең 187 нче балалар бакчасында «Әйлән-бәйлән» татар халык уеннары буенча икенче шәһәр фестиваль-бәйгесенең финалы үтте.
-
Гаилә хокукларын өйрәнделәр
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә гаилә хокуклары буенча дәрес узды. Лекцияне идарә башлыгы Эльвира Әхмәтова һәм хокукый эш, оештыру һәм кадрлар эше бүлеге җитәкчесе Светлана Липовая укыдылар. Чара «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә үткәрелде.
-
«Шәҗәрә – нәселләр бәйләнеше ул »
28 апрель башкалабызның «Гаилә» мәчетендә «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Уңайлы кушымталар
Әни кешегә җитмеш төрле эш тә аз. Мәктәп, бакча, түгәрәкләр, түләүләр, җыелышлар, эштәге мәсьәләләр – безгә көндәлек бурыч-вазифаларны истә тотар өчен бер баш түгел, бишәү дә җитмәс. Ә менә вакыт, кул һәм көч җитмәгән эшләрне җиңеләйтергә замана кушымталары ярдәм итәр.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
24 апрель көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында пресс-конференция узды. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм «Защитники Отечества» Дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина катнашты.
-
«Үзбәкстан татарлары» энциклопедиясен тәкъдир иттеләр
Кичә Казанның Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Үзбәкстан татарлары» китабын тәкъдир иттеләр. Төсле энциклопедик белешмәлек «Татар диаспораларының тарихын һәм этник культураларын өйрәнү» темасына дәүләт заказы кысаларында эшләнгән. Басманы Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә Фәннәр академиясенең М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре әзерләгән. Шулай ук бу эштә Үзбәкстан Республикасының җитәкчелеге, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче үзбәкләрнең ярдәме зур.
-
Казанда юл хәрәкәте чикләнә
Үзгәрешләр 3–4 май көннәрендә узачак Казан марафонына бәйле.




