Логотип Магариф уку
Цитата:

Изге айда ничек яшәргә?

Изге Рамазан аена аяк бастык.

Рамазан фәзыйләтенә багышланган бер хәдистә сөекле Пәйгамбәребез (г.с.в.): «Өммәтем гади айда кылган яхшы бер гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләрнең берсе өчен башка айларда кылган 70 фарызның савабын бирә», – дигән.

«Әй иман китергән кешеләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза тоту фарыз булган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки сез тәкъва булырсыз, ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһының кушканнарын үти башларсыз», –диелә «Бәкарә» сүрәсенең 183 нче аятендә.

 Балаларга ураза тотарга ярыймы? Рамазан ае нинди мәгънәгә ия? Бу һәм башка сорауларга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

– Рөстәм хәзрәт, Рамазан ае башланды. Аның изгелеге нәрсәләрдә чагыла?

– Рәсүлебез (с.г.в): «Аллаһның вәгъдәсе бар, әгәр дә без изге ниятләр белән игелек кылып, уразаларны уздырсак, гает намазына гөнаһсыз сабый бала кебек килербез», – дигән. Бу – Аллаһ Тәгалә безнең бөтен хата-гөнаһларыбызны кичерә дигән сүз. Рамазан аенда без эшләгән яхшылыкның савабы да 70 тапкыр күбрәк булыр. Бу айда начар сүзләрдән, яман уйлардан арынып торып, шайтанның вәсвәсәсеннән качабыз. Уй-фикерләрне, ниятне Аллаһка, ихласлыкка юнәлтәбез.

– Күпләр еш кына: «Намаз укымыйча ураза тоту дөрес түгел. Мин намазда түгел, шуңа ураза тотмыйм», – диләр. Мондый караш дөресме?

– Аллаһы Тәгалә безгә биш фарыз әмер иткән. Болар – иманлы булу, ураза тоту, намаз уку, зәкят бирү, хаҗ кылу. Әгәр берсен үтәп, икенчесен әле үтәмибез икән, беренче үтәгән гамәл өчен савабын, үтәмәгәне өчен гөнаһын алабыз. Намаз – фарыз гамәл, ягъни без аны көненә биш тапкыр укырга тиешбез. Укымасак, аның өчен гөнаһ җыябыз. Ураза аерым исәпләнә. Тотсаң – савабы бар, тотмасаң – савабы юк. Рамазан аенда намаз укырга өйрәнәм дип үз алдыгызга максат куегыз. Намаз укымыйм, димәк, уразам да дөрес булмый димәгез. Һәр кеше дә диннең бөтен өлешен бер үк вакытта үти башлый алмый.

– Уразаны ач тору дип кенә карау дөресме?

– Рәсүлебез (с.г.в) хәдис-шәрифләрендә: «Һәрбер гамәл нияттән тора», – дип белдергән. Ураза – ач тору да, буй-сынны рәткә китерү дә түгел. Алай уйлау, гомумән, дөреслектән ерак тора. Без уразаны Аллаһ ризалыгы өчен тотабыз. Әгәр кемгә дә булса күрсәтү, мактану өчен генә ураза тотасыз икән, бу гамәлегез кабул булмас. Уразага кергәч, аны тотып бетерергә кирәк. Ураза кешене савыктыра да, фикерләрен дә җайга сала. Күпләр уразаның беренче ике-өч иң авыр көнен тотып карый да ташлый. Ә ураза – шифа да, сәламәтлек тә.

– Белә торып уразаңны бозсаң нишләргә?

– Белә торып бозсаң яки белә торып тотмасаң, без ураза тотмаган бер көн урынына 60 көн ураза тотарга тиеш булабыз. Онытылып китеп авызыңа ризык капсаң яки су эчеп куйсаң, гөнаһ юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) мондый чакны: «Сезне Аллаһ Тәгалә үзе ашаткан һәм эчерткән», – дип аңлаткан.

– Күпләр кичтән үк ашап ята, сәхәрне кирәксенми. Сәхәр ашауның үз бәрәкәте бармы?

– Рәсүлебез (с.г.в.): «Иртәнге сәхәр ризыгын ашарга тырышыгыз», – дигән. Аның бәрәкәте шунда,сәхәрне үз вакытында ашасаң, ураза тоту җиңеләя. Аның әҗере дә арта.

– Ураза тотканда, иң яман гамәл нидән гыйбарәт?

– Ул – тел афәтләре. Гайбәт, гөнаһ сүз, кемнедер сүз белән рәнҗетү, каргау кебек күренешләр – барысы да уразаның әҗер-савабын боза торган гамәлләрдән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем дә кем уразалы килеш бозык сүзләрдән тыелмаса, ач торудан башка чарасы булмас», – дигән.

– Хатын-кыз иренең рөхсәтеннән башка уразага керә аламы?

Уразалар төрле. Әйтик, атна саен тота торган ураза була. Монысы – нәфел, ихтыяри гамәл. Ә Рамазан аенда ураза тоту – фарыз гамәл, аның өчен ирнең рөхсәте кирәк түгел. Фарыз гамәлне үтәргә рөхсәт Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән инде.

– Ә бала ничә яшьтән ураза тота ала? Ул ата-анасыннан рөхсәт алырга тиешме?

– Әгәр кеше балигълык яшенә җиткән икән, ул ураза тотарга бурычлы. Кеше балигълык яшенә кайчан җитә? Җенси яктан өлгергәч. Бу кызларның күрем күрә башлавы, егетләрнең ир-ат буларак җитлегүенә бәйле. Әгәр син балигълык яшенә җиткәнсең икән, ураза тоту фарыз. Фарыз ул – теге яки бу гамәлне үтәмәсәң, гөнаһ була дигән сүз. Кайбер кечкенә балалар да үзләренчә ураза тота хәзер. Әйтик, иртә белән баллы ризык ашамый, кич белән тозлыны капмый. Алар шулай итеп ураза тотарга әзерләнә.

– Кешедән ураза тотасыңмы дип сорарга ярыймы?

– Сорамасаң яхшырак. Әлбәттә, кемдер Рамазан аенда Коръән ашлары, мәҗлесләр оештырырга мөмкин. Әгәр ул берәр кешене ашка чакырырга тели икән, иң башта аның уразада булу -булмавын сорау килешле булыр. Ә сәбәпсез килеш мондый сорау бирү урынсыз.

 

ВРЕЗКА

Киртләп куй

Таң яктылыгы беленә башлаганчы, ягъни кояш чыгарга якынча ике сәгать кала, сәхәр ашала. Сәхәр ашаганнан соң, түбәндәге дога укыла:

«НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМАДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГЪРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛЛӘӘҺИ ТӘГӘӘЛӘ»

Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап кояш батканга чаклы Рамазан уразасын тотарга ният кылдым».

Кояш баегач, ураза тәмамлана, берничә хөрмә яисә су белән авыз ачу сөннәттән дип исәпләнә. Авыз ачканнан соң, түбәндәге дога укыла:

«ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТУ ҮӘ БИКӘ ӘӘМӘНТҮ ҮӘ ГӘЛӘЙКӘ ТӘҮВӘК-КӘЛТҮ ҮӘ ГӘЛӘӘ РИЗКЫЙКӘ ӘФТАРТҮ, ФӘГЪФИРЛИИ ЙӘӘ ГАФФӘӘРУ МӘӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘӘ ӘХХАРТҮ».

Мәгънәсе: «Әй Аллаһым, шушы уразамны мин Синең өчен тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем, һәм Синең ризыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».

 

Рәйдә Нигъмәтҗанова

Фото bangkokbook.ru сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ