Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Төшеңне бәхеткә генә юра

Әгәр төшеңдә бодай күрсәң – сөенеч булыр, сары май күрсәң – чир килер...

Әгәр төшеңдә бодай күрсәң – сөенеч булыр, сары май күрсәң – чир килер... Иртән торгач, төшеңне туганнарына сөйләп, шундый җавап алудан куркып калучылар бардыр. Интернет челтәреннән «Төшлек» эзләп, төшләренең мәгънәсен ачыкларга теләүчеләр дә юк түгел. Матур төш күрү өчен гади ике кагыйдәне генә истә калдырырга кирәк икән, югыйсә. «Тәһарәтле булып, «бисмилла»ны әйтеп йокларга ятканнарга начар төш кермәс», – ди «Әл-Мәрҗәни Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов.

 

– Ансар хәзрәт, төш күрү нәрсә ул?

– Төш – хак нәрсә. Ул гадәти күренеш түгел, аны дөрес аңларга кирәк. Төш өч төрле була. Беренчесе, әлбәттә – Аллаһы тарафыннан керә торган төш, икенчесе – шайтаннардан, өченчесе – фәрештәләрдән керә торганы. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшләр күп очракта хәерле һәм матур була. Икенчесе – җен һәм шайтаннар тарафыннан керә торганы. Алар кешеләрне туры юлдан тайпылдыру максатыннан керә. Андый төр төшләр начарлыкка өнди, саташтыра. Ә фәрештәләрдән керә торган төш кешенең үз тормышын, йә берәр вакыйганы, йә мәрхүмнәр кыяфәтен үз эченә ала. Шул ук вакытта Мөхәммәд (с.г.в.) төштә кайбер кешеләрне тиешсез хәлләрдән, гөнаһлы эшләрдән, бозык гамәлләрдән, сүзләрдән кисәтә дә ала.

– Төшеңне кешегә сөйләмә, җилгә сөйлә, диләр. Бу нигә алай?

– Төшеңне сөйләргә була, ләкин кем белән уртаклашачагыңны яхшылап уйларга кирәк, чөнки адәм баласы ул төшне начарга юрап, сиңа зарар китерергә мөмкин.

– Димәк, ислам динендә төш юрау дигән күренеш бар?

– Юрау дигәндә юлыңда беренче очраган кешегә төшеңне сөйләргә кирәк дип аңларга кирәкми. Әгәр дә син төшеңне сөйләп, кемгә дә булса юратасың килсә, әлбәттә, белемле, хикмәтле, саф күңелле, көнчелеккә батмаган кешеләргә юратырга тиеш. Аны иң якын һәм хөрмәткә лаеклы кешегә генә сөйләргә кирәк. Әлбәттә, бары тик Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләр тарафыннан кергән төшләрне генә юрарга кирәк, ә менә шайтаннардан кергән төшләрне юрамау хәерлерәк.

– Хәзер төш юрау китаплары, интернетта төш юрау сайтлары күп. Анда язылганнарга ышанырга, аларга таянып төш юрарга ярыймы?

– Иң беренче чиратта, әлбәттә, бу китапларның кем тарафыннан нәшер ителүен карарга кирәк. Дин әһелләре тарафыннан чыгарылган китап булса, аларга ышанырга мөмкин. Ә интернетка кереп, ниндидер «төшлек» актару дөрес түгел. Төшне юраганда төшнең һәрбер өлешен дә аерым карап, һәр өлешен аерым юрарга кирәк. Ә китаплардан без төшнең истә калган яки үзебезгә кирәкле булып тоелган өлешен генә тикшерәбез бит.

Гомумән, бүген дөрес итеп төш юраучылар бик сирәк. Иң яхшы төш юраучы дип Йосыф галәйһиссәләмне атаганнар. Ул төшнең бар өлешен дә хак итеп юрый торган булган. Аның төш юрау буенча калын китаплары да сакланып калган, диләр, әмма үземнең күземә чалынганы юк. Йосыф галәйһиссәләмнең фиргавенгә төш юравы турында истәлекләр бар. Йосыф патша йортында хезмәтче булып эшләгәннән соң, патша аңа нахак бәла ягып, төрмәгә утырткан. Шуннан патша төшендә җиде симез сыер һәм җиде ябык сыер, җиде тук башак һәм җиде уңмаган башак күрә. Йокысыннан торгач, ул уйга кала, төшне кемгә юрату турында уйлана башлый. Ләкин аның кул астындагы хезмәтчеләренең берсе дә бу адымга бармый – патша төшен юрарга кыймыйлар. Шулчак бер хезмәтче: «Мин бер кешене беләм, ул сиңа төшеңне юрап бирер», – дип сүз кузгата, әмма бу кешенең Йосыф икәнен әйтми. Хезмәтче тиз генә йөгереп, төрмәгә бара һәм Йосыфка патшаның төшен сөйли. Йосыф галәйһиссәләм төшне юрый: «Җиде ел уңыш мул булачак, бодай да мул булачак, маллар да тук булачак. Ләкин җиде елдан соң ачлык килер. Шуңа да патшага уңышка мул булган җиде елда аннан соңгы җиде елга җитәрлек итеп байлык, мөлкәт, азык-төлек туплап куярга кирәк», – ди. Йосыфның юраган һәр сүзе дә чынга аша. Ләкин төшне юратмау, гомумән, юрамау да хәерлерәк.

– Ә матур төш керсен өчен нәрсә эшләргә?

– Төнлә белән куркыныч төшләрдән саташып уянмас өчен, йоклар алдыннан догалар укып яту хәерле. Йокларга ятуның иң беренче әдәбе – таһарәт алу. Пәйгамбәребез дә: «Таһарәтләнеп ятыгыз. Таһарәтләнгән кешенең йокысы да – гыйбадәт», – дигән. Ягъни таһарәтләнеп йоклау кеше өчен савап булыр, ди. Икенче эш – йокларга ятар алдыннан, бисмилла әйтеп, ята торган урыныбызны сыпыру. Чөнки безнең бу урыныбызга шайтан яки җен яткан булырга мөмкин. Без алар өстенә утырабыз яки ятабыз икән, алар безгә төрле начарлыклар эшли башлаячак. Төнлә кайчак кеше буылып яки бастырылып уяна. Бу – җеннәрнең үч алуы инде. Йоклау һәм төш күрүнең үз әдәбе бар, билгеле. Аякны кыйбла тарафына куеп ятсаң да төрле куркыныч төшләр керүе ихтимал.

– Куркыныч төш күргәндә нишләргә?

– Куркыныч төш күрсәң, торып, сул ягыңа өч тапкыр төкереп, «бисмилла»ны әйтеп ятсаң, барысы да яхшы булыр. Әгәр дә күңелең шуннан соң да тынычлана алмаса, тәхәрәт алып, намаз «Аятел көрси» укырга киңәш ителә. Төшне юрау теләге зур булган очракта, «шатлыкка, куанычка булсын» дию хәерле. Әгәр белмәгән башыбыз белән төшне юрарга тырышабыз икән – юраганча булырга да мөмкин.

 

КИРТЛӘП КУЙ

Матур төш күрү өчен укыла торган дога:

«Нүэминү билләәһи нәсику – билләәһи нәруддү үмүүранәә иләллааһи вә хәсбүнәллааһү вә нигьмәл-вәкиил. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим».

Мәгънәсе: «Аллаһыга ышанабыз. Эшләребезне Аңа тапшырабыз. Аллаһ нинди гүзәл вәкилдер! Аңардан башка көч һәм куәт иясе юктыр».

 

ХӘДИС

Рәсүлебез бер хәдисендә: “Төш очкан кошның аягында. Аны сөйләсәң, кош җиргә утыра һәм төш тормышка аша. Сөйләмәсәң, кош беркая да кунмый”, – ди.

 

Рәйдә Нигъмәтҗанова

 

Фото Ансар хәзрәт Мифтяховның шәхси архивыннан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ