Казанда татар теле һәм әдәбияттан төбәкара олимпиада узачак
14–17 февраль көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияттан төбәкара олимпиада узачак.
Олимпиадада Россия Федерациясенең 22 субъектыннан (Башкортстан, Марий Эл , Мордовия, Чуваш Республикалары, Мәскәү шәһәре, Красноярск Әстерхан, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Пенза, Пермь, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Новосибирск өлкәләре) татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның төбәк этапларында җиңүчеләр катнашачак.
Олимпиада кысаларында катнашучылар өчен мәдәни-экскурсия программасы – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләрен карау каралган.
2025 елның 17 февралендә 10:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында олимпиаданы ябу тантанасы узачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казанда мәгариф системасының идарәче кадрлар резервы конкурсы старт алды
Казанда мәгариф системасының идарәче кадрлар резервы конкурсы башланып китте.
Бәйгедә катнашуга мәктәпләр, балалар бакчалары, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләрен җитәкләргә теләүче кандидатлар чакырыла.
Катнашучыга таләпләр:
– 5 елдан алып педагогик вазифаларда эшләү тәҗрибәсе булган;
– «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Менеджмент» яисә «Хезмәткәрләр белән идарә итү» юнәлешләре буенча югары белем турында дипломы булган белгечләр.
Шулай ук укытучы яисә җитәкче вазифаларында кимендә 5 ел эшләү тәҗрибәсе булган, дәүләт муниципаль идарәсе яисә менеджмент һәм икътисад өлкәсендә югары һөнәри белемле һәм өстәмә һөнәри белемле кандидатлар катнаша ала.
Конкурс буенча сайлап алу өч этапта уза. Беренче этап конкурс комиссиясенә документлар тапшыруны үз эченә ала. Аларның исемлеге белән kzn.ru шәһәрнең рәсми порталындагы мәгариф идарәсе битендә танышырга мөмкин.
Документларның төп нөсхәләре 13, 14, 17 һәм 18 февральдә эш сәгатьләрендә кандидатлардан шәхсән кабул ителәчәк.
Алдагы этаплар — тикшерү һәм әңгәмә. Аларның нәтиҗәләре буенча кандидатны кадрлар резервына кертү турында карар кабул ителәчәк. Әлеге бәяләү чаралары башкарма комитетының кадрлар сәясәте идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.
Төп этаплар тәмамланганнан соң катнашучыларга мәгариф учреждениесен үстерү концепциясен эшләргә һәм аны тәкъдим итәргә кирәк булачак.
Конкурста сайлап алуны уңышлы узган кандидатлар идарәче кадрлар резервы исемлегенә кертеләчәк. Бу исемлек Казан Башкарма комитеты карары белән раслана һәм шәһәрнең рәсми порталында бастырып чыгарыла.
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар