«Татарстан Республикасы ел студенты – 2024» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
25 гыйнвар «Татарстан Республикасы ел студенты – 2024» премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Гран-прины Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студенты Светлана Вяткина алды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.
– Студентлар белән мондый форматта очрашу – искиткеч традиция. Республикабыз югары уку йортларында 150 меңнән студент укый, шул исәптән башка илләрдән дә. Сез – бәхетле кешеләр, чөнки сез Татарстанда белем аласыз. Биредә бик күп масштаблы предприятиеләр эшли, анда сезнең осталык һичшиксез кирәк булачак», — дип мөрәҗәгать итте тантанада җыелган студентларга республика парламенты җитәкчесе.
Гран-при иясе 2023–2024 елларда Россия Президенты стипендиясен алган. Ул шулай ук Россиянең топ-100 студенты исемлегенә кергән.
Фото: «Татар-информ»
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Галимнәр өчен яңа премия
Премияне республика Фәннәр академиясе гамәлгә куйган.
Татарстанда галимнәр һәм фәнни журналистлар өчен «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» дигән яңа премия булдырылды.
Премияне республика Фәннәр академиясе гамәлгә куйган. «Фәндә цифрлаштыру», «Перспектива», «Мәгърифәтче галим», «Вазифа», «Иң яхшы яшьләр стартабы», «Иң яхшы галим», «Иң яхшы фәнни остаз», «Фән балаларга», «Фәнгә тугрылык өчен» һәм «Фәнни журналист» кебек ун номинация каралган.
Беренче җиңүчеләрне Россия фәнен көненә багышланган тантаналы чарада бүләкләячәкләр.
Фото: kpfu.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар