Мәктәп укучылары ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнаша
16–19 октябрь көннәрендә РФның 50 дән артык төбәгеннән 360 укучы дистанцион форматта уза торган ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасының төп этабында катнашачак.
Олимпиада 8–11 нче сыйныф укучылары өчен «Россия Федерациясенең санлы икътисады» илкүләм программасының «Сәнгать интеллекты» федераль проекты кысаларында уздырыла. Чараны Россия Банкы ярдәмендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра.
Укучылар өчен олимпиадада катнашу – үз белемнәрен тикшерү мөмкинлеге генә түгел, ә илнең әйдәп баручы югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге дә, ә педагоглар өчен – укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләү һәм аларга белем алуда яңа үрләр яуларга ярдәм итү мөмкинлеге.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Риза Фәхреддин мирасын барладылар
15 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчеттә Ризаэддин Фәхреддинның «Мәшһүр хатыннар» китабы буенча укучылар конференция узды.
Әлеге китап "Татнефть" Хәйрия фондының "Риза казый мирасы" мәдәни-мәгърифәт проекты кысаларында чыгарылган 18 нче басма. Риза казый дүрт телдә иркен аралаша һәм китаплар яза алган. Хатын-кызларга икенчел мөнәсәбәт хөкем сөргән чорда нәфис затларны шулай зурлау үзе үк батырлык дип ассызыкланды әлеге чарада.
Әлеге җыентык хатын-кызлар турында булса да, ирләр өчен дә кирәкле әсбап ди басманың тәрҗемәчесе Фәһим Әхмәтҗанов: "Әлеге хатын-кызларга лаек ир-атлар да булырга тиеш". Чарага "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре килеп кушылды. Татарстанның 23 районыннан, Россия Федерациясенең 9 төбәгеннән һәм Австралиядән кунаклар катнашты.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар