«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» конференциясенә эшләр кабул ителә
«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә эшләр кабул итү башланды. Бу хакта belem.ru татар мәгарифе порталы хәбәр итә.
Конференция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан Халыкара туган тел көне уңаеннан мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләр проблемаларын тикшерү, чишелеш юлларын табу үткәрелә.
Биредә җәмәгать эшлеклеләре, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, студентлар, шулай ук муниципаль һәм иҗтимагый оешмаларның кызыксынучы вәкилләре катнаша ала.
Конференция программасы юнәлешләре:
- Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы;
- Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм;
- Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм коммуникация;
- Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр;
- Мәгълүмати һәм лингвистик иминлек проблемалары;
- Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият;
- Шәхес һәм җәмгыятьнең виртуаль үзара хезмәттәшлегенең психологик аспектлары;
- Заманча тәрҗемә итү проблематикасы.
- Ясалма интеллект һәм җәмгыять.
- Заманча контекстта Ватанны саклау (секция 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итүгә багышланган).
Конференция ике этапта үтәчәк:
I этап: 2025 елның 20 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр – гаризалар һәм тезислар кабул итү.
II этап: 28 февраль – 1 март – конференция (пленар утырыш һәм секцияләр).
Конференцияне үткәрү датасы һәм урыны:
- 28.02.2025 – пленар утырыш, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы (Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт);
- 01.03.2025 – секцияләр эше, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе (Казан шәһәре, Дубравная урамы, 51А йорт).
Конференциядә катнашу түләүле, конференциядә катнашучыларның хезмәтләре җыентык булып нәшер ителәчәк һәм конференция вакытында катнашучыларга тапшырылачак.
Тулырак мәгълүмат конференциянең НИГЕЗЛӘМӘсендә.
Фото: belem.ru
Комментарийлар