8 март 2025 яңалыклары
-
«Буш вакытым юк!»
Сер түгел, замана балалары олыларга караганда да азрак ял итә бугай. Мәктәптән соң бассейн, аннан дәресләр, соңрак инглиз теленнән өстәмә дәрес. Арасында математика белән рус теленнән репетитор вакыты. Ял көннәрен дә буш калдырасы түгел – хореография, гимнастика, футбол. Дөньядагы иң эшлекле кешеләрнең көндәлек расписаниесе читтә торсын. Арада кайсыбыз шушы режимга түзә алыр иде микән? Ә менә күпчелек әти-әниләр моны нормага саный, вазгыятьне баланың үз вакыты белән дөрес идарә итә алмавына сылтау итә.
-
Бәйрәм белән, гүзәл затлар!
Кадерле гүзәл затларыбыз, сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!