8 июль 2026 яңалыклары
-
Рәмин Нәфыйков: «Минем психотипны әбием булдырды»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты, рәссам Канәфи Нәфыйковның иҗаты милләтнең катлаулы язмышын, бөек үрләрен һәм хаксызга рәнҗетелүләрен тасвирлавы белән күпләрдән аерылып тора. Рәссам Казан сәнгать училищесының театр бүлегендә һәм Ташкент театр-сәнгать институтында белем алган. Ул Мөхәммәдьяр, Г. Кандалый, Г. Утыз Имәни, К. Тинчурин, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов портретларын иҗат иткән. Кылкаләм остасының улы Рәмин Нәфыйков – шулай ук татар рәсем сәнгатендә үз юлын тапкан һәм иҗаты белән чит илләрдә дә дан казанган рәссам. Әтисеннән аермалы буларак, ул абстракционизм юнәлешен сайлаган. Рәмин 1997 елда Латвия сәнгать академиясен тәмамлый. Төс, форма җәһәтеннән һәрвакыт эзләнүдә. Рәмин белән рәссамнар династиясендә гаилә, тәрбия, «Казан феномены» һәм иҗат үзенчәлекләре турында сөйләшәбез.
-
Татар каһарманнары. Миргазиян Крымов
Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары ветераны, разведчик, полковник Миргазиян Крымов 1891 елның 7 апрелендә Татарстанның Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылында мулла Галиулла Идиятулла улы Крымов гаиләсендә туа. 1906 елда гаилә таркала, әнисе Сабира Мөхәммәтҗанова туган авылы Юлтимергә кайта, анда укытучы булып эшли. 1907 елда Миргазиян Казанга укырга китә һәм әтисе белән элемтәсен
-
Балтачта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Балтач ЗАГС бүлеге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, тантаналы чара уздырды.
-
«Кеше гаилә белән көчле». Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлавы.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.
-
«Гаилә һәм мәктәп» журналы белән таныштырдылар
2 нче июнь көнне «Иман нуры» мәчете каршындагы җәйләүгә йөрүче балаларны Яшел үзән районында урнашкан Исак авылына «Татар авылы» этномузеена кунакка дәштеләр.
-
Айгөл һәм Зөлфәт Закировлар: «Тәртип үзеңнән башлана»
Артистны сәхнәдә, кинода «уйный» дип әйтү дөрес тә түгел, мөгаен. Актёр өчен һәр образы – үзе бер тормыш ул. Ә ролең каһарман дәрәҗәсендәге шәхес булса? Героеның кичерешләре өйгә дә «ияреп кайта», якыннарының яшәеше белән дә үрелергә мөмкин. Янәшәңдә шул мизгелләрне бергәләп үтәрлек кешең бар икән, артист өчен шул инде ул гаилә бәхете. Айгөл һәм Зөлфәт Закировлар белән әңгәмәбездә иҗат газаплары, гаилә кыйммәтләре үзеннән-үзе үрелеп барды.




