Бүген стюардлар һәм стюардессалар бәйрәм итә
Зәңгәр күкләрдә ак эз салучы самолётларга карап бала чакта кем генә хыялланмаган икән?! Әнә шундыйлар тамер кошларны иярләгән, һич югы самолётларны озата баручы, ягъни стюард яки стюардесса булы...
Зәңгәр күкләрдә ак эз салучы самолётларга карап бала чакта кем генә хыялланмаган икән?! Әнә шундыйлар тамер кошларны иярләгән, һич югы самолётларны озата баручы, ягъни стюард яки стюардесса булып эшкә урнашкан. Хезмәтләре пассажирлар мәнфәгатен кайгырту белән бәйле бу хезмәтнең никадәр җаваплы һәм кирәкле булуын кайберәүләр аңлап та бетерми торгандыр. Очкычка утырганда, урыныңны күрсәтүче, күтәрелеп киткәч төрле тәм-томнар, эчемлекләр белән сыйлаучы, пассажирның гозерләрен үтәүче итеп карарга күнегелгән бу һөнәр ияләренә. Чынлыкта да ул шулаймы соң?
Тарихка күз салыйк: пассажирларга хезмәт күрсәтүне элек 2 пилот үз өстенә алган булган, әмма сәфәргә очкычларда йөрергә теләүчеләр саны арткан саен, бер кеше генә бу вазифаны башкарырга өлгерә алмаганлыктан, стюард һәм стюардесса дип аталган яңа һөнәр барлыкка килгән. Данлыклы luftganza немец авиакомпаниясе 1928 елда беренче стюардессаны эшкә кабул иткән. Аннан соңрак «Боинг» компаниясе Сан-Францискода Эллен атлы шәфкать тутатына үзе кебек кызлардан сдюардессалар отряды оештырырга әмер чыгарган. Озак вакытка исәпләнгән һава сәфәрендә чакта авыру, бала табу очракларының булып торуын исәпкә алганда, мондый адымның бик вакытлы ясалуы әле дә үзен аклый.
Элекке Совет илендә самолётны озата баручы гүзәл затларның тарихы да бик кызыклы. Бездә иң беренче стюардесса итеп Эльза Городецкаяны саныйлар, чынлыкта ул Мәскәү–Ашхабад маршрутында 13 сәгать очучы самолёт буфетында гади сатучы булып эшләгән, очкычта чисталыкны саклау да аңа йөкләнгән булаган.
1970 елның 15 октябрендә самолёт бортында булган канлы вакыйгадан соңрак, бу һөнәр ияләренә башка күзлектән караучылар да булыр. Ике айдан гаилә кору шатлыгы белән канатланып йөргән Надежда самолетны чит илгә алып китәргә теләгән әтиле-уллы террористларның юлына аркылы төшеп һәлак булган. Күрсәткән батырлыгы өчен ул Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Бу исә гүзәл затларның нинди куркыныч һөнәр ияләре икәнен дәлилләүче бер очрак. Салонга психикасы таушалган, салмыш, наркоман пассажирларның утыруын да исәпкә алсак, стюардессаларны табиб кына түгел, психолог-киңәшче, тәртип сагында торучы буларак та кабул итәсең.
Еллар узган саен, стюард һәм стюардессаларга таләп тә арта: алар физик һәм рухи яктан көчле, бәлагә тарыганда пассажирларны коткару, ярдәм күрсәтү осталыгына ия булырга, чит телләрне белергә тиеш. Элегрәк бу хезмәткә 18–25 яшьләрдәге, буйлары 160–165 сантиметрдан ким булмаган егет-кызлар өч ай укып, практика узганнан соң кабул ителә иде. Хәзер исә 31 яшькә кадәр булганнар да үзләренең яшьлек хыялларын тормышка ашыра алалар. Әлбәттә, лаеклы ялга да бу һөнәр ияләре башкаларга караганда иртәрәк – ир-атлар 45 тән, хатын-кызлар 50 яшьтән чыгалар.
1998 елда гражданнар авиациясенең Халыкара ассамблеясы карары нигезендә самолётларны озата баручы рәсми рәвештә һөнәр буларак теркәлә. Бүген – стюардлар һәм стюардессаларның һөнәри бәйрәмнәре, традиция буенча ул очкычта югары эшелонга күтәрелгәч, пассажирларны тәм-томнар һәм эчемлекләр белән сыйлаганда, көчле алкышларга күмелеп билгеләп үтелә. Без дә башка котлауларга кушылып, самолётлар сызган ак юлларга карап, озатып калабыз.

Комментарийлар