Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Ватанны саклаучыларга багышланган күргәзмә эшли

1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында бүген «Ватанны саклау һөнәре» күргәзмәсе эшли башлый. Күргәзмә нигезенә Ватанны саклаучыларның төрле буыннары турында сөйләүче «Офицерлар» фильмы алынган.

Экспозициядә гасыр башыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган корал төрләре, униформа, бүләк, фото һәм башка материаллар тәкъдим ителә. Биредә Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, Әфганстанда, Чечняда һәм элеккеге Советлар Союзы республикалары территориясендә бәрелешләр һ.б мәгълүматлар урнаштырылган. Экспозициянең бер өлеше Сүриядән чын мәгънәсендә үзенчәлекле экспонатлар, шул исәптән Сүрия Гарәп Республикасы Кораллы көчләренең югары офицерларының униформасы, бүләкләре һәм шәхси әйберләрен күрергә мөмкин.

Туган илне саклаучылар каршында буыннан-буынга фидакярлек, бурыч, намус һәм батырлык традицияләре өстенлек итә. Бу –  илебез сугышчыларының төп өстенлекләренең берсе. Формасы, кораллануы, технологияләр үсеше үзгәрүгә карамастан, Ватанны саклаучы өчен ватан төшенчәсе һәрвакыт беренче урында иде. 
Музейда күргәзмә быелның 16 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат үзәге. 

12+

Мөршидә Кыямова
Фото ТР Милли музееның сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ