Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп яны лагерьларында быел 16,8 мең бала ял итәчәк

Казанның 157 гомуми белем бирү учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары ачылды.

Бу җәйдә алар якынча 16,8 мең бала кабул итәчәк.

Балаларны, театрларга һәм музейларга, мастер-классларга һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәгәндә, уен бүлмәләренә йөрүләр көтә. Лагерь 22 июньгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.

Укучылар өчен “Мәктәп җәе” чараларының танып белү программасы оештырыла, аның кысаларында һәр атна билгеле бер темага багышланачак. Алар арасында – иминлек, Россиядә Гаилә елы, Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы  темалары  сайланган.

Быел мәктәп лагерена юлламаның бәясе 21 көнгә 769 сум тәшкил иткән, калган өлеше республика бюджетыннан финанслана. Мәгариф идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, ата-аналарга уңайлы булсын өчен, лагерьларда 8:00 дән 16:00 гә кадәр дежур группалар эшләячәк, дип яза ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ