Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда укытучыларының уртача хезмәт хакы арткан

Татарстанда балалар бакчалары педагогларының уртача хезмәт хакы, стимуллаштыручы түләүләрне һәм компенсацияләрне исәпкә алып, 46,6 мең сумга, ә мәктәп укытучыларыныкы 51,2 мең сумга җиткән.

“Земский учитель” федераль программасы буенча авыл мәктәпләренә дүрт ел эчендә 53 педагог, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән, эшкә килгән. Алар барысы да 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алды. Республикада барлыгы 77 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 36 меңе – мәктәпләрдә, 20,6 меңе – балалар бакчаларында, 7 меңнән артыгы – өстәмә белем бирү учреждениеләрендә һәм 11,5 меңе – югары уку йортларында, көллиятләрдә һәм техникумнарда.

Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты материаллары буенча

Фото: «Татар-информ» 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ