Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов 175-нче гимназиянең торышын карады

30 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин 175-нче номерлы гимназиядә булды, анда республика башлыгы кушуы буенча капиталь ремонт үткәрелде. РФ Төзелеш һәм тора...

30 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин 175-нче номерлы гимназиядә булды, анда республика башлыгы кушуы буенча капиталь ремонт үткәрелде. РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин белән алар мәгариф учреждениесенең куркынычсызлык системасы белән таныштылар, керү төркемен, яңартылган актлар залын һәм ашханәне карадылар. 
Коворкинг-зонада архитекторлар башкарылган ремонт эшләренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Бинаның тышкы күренеше тулысынча трансформацияләнгән. Яңа китапханә һәм очрашулар үткәрү урыны оештырылган. Идән һәм түшәмнең яңа профиле эшләнгән. Фаҗига булган өченче катта ачык киңлек оештырылган.
«Бик кызыклы проект карарлары кулланылды, аларны алга таба да тиражларга кирәк. Монда балаларыбыз өчен иң уңайлы шартлар тудырылган», – дип бәяләде Татарстан Президенты. 
Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәктәп коллективы белән очрашты һәм укытучыларга уку йортына һөҗүм вакытында төгәл һәм оператив башкарылган гамәлләре өчен рәхмәт белдерде. Ул моның ярдәмендә күп санлы корбаннардан котыла алганлыкны билгеләп үтте. «Сез үзегезне бик фидакарь тоттыгыз. Минемчә, сез барыгыз да – каһарманнар», – дип ассызыклады ТР Президенты. «Без бу фаҗига турында беркайчан да онытмаячакбыз. Әмма киләчәк белән яшәргә кирәк. Биредә искиткеч коллектив, бик лаеклы мәктәп», – диде Татарстан Президенты. 
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин спорт мәйданчыгын, яңа бассейнлы комплексны һәм хәзер торгызыла торган хәтер бакчасын карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Узган уку елында мәктәптә 1037 бала шөгыльләнде, быел биредә 1054 укучы белем алачак, шул исәптән 145 беренче сыйныф укучысы.

Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ