Логотип Магариф уку
Цитата:

Туфан Миңнуллинның тормыш юлы

«Кулъяулык» пьесасын өйрәнә башлау.

Максат: 
1. Туфан Миңнуллин иҗаты һәм тормыш юлының үзенчәлекләрен ачыклау.
2. Драматург иҗатына анализ ясау алымнарын, мөстәкыйль нәтиҗәләр ясарга өйрәтү.
3. Т. Миңнуллин иҗатына, шәхесенә хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләү, драматургиясен өйрәнү теләген үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет – анализ ясау алымнарын белү, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр чыгара алу.
Предмет – Т. Миңнуллинның тормыш юлы һәм  иҗат үзенчәлекләре турында мәгълүматлы булу, күзәтү ясау, «Кулъяулык» пьесасының эчтәлеген белү.
Шәхескә караган – милли гореф-гадәтләргә ихтирам хисенә төшенү.

Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру- ориентлаштыру
Дәресне оештыру.
– Хәерле көн, укучылар! 
II. Актуальләштерү
 Укытучы.  Укучылар, минем кулда нәрсә?
Көтелгән җавап. Микрофон.
– Әлеге корал кайсы һөнәр ияләре өчен кирәк?
Көтелгән җавап. Артистлар, журналистлар һ.б.
–    Ничек уйлыйсыз, безнең дәрескә дә хезмәт итә аламы?
Көтелгән җавап.  Әйе.
– Әдәби төрнең кайсы өчен микрофон кирәк?
Көтелгән җавап. Драматургия, чөнки ул сәхнә өчен языла.
– Слайдка игътибар итик. Мин анда XX гасырның икенче яртысында иҗат иткән, танылган 3 драматургның портретларын тәкъдим иттем. Кайсыларын таныйсыз? Алдагы сыйныфларда бу язучылар белән таныштыгыз.
Көтелгән җавап. Аяз Гыйләҗев, Шәриф Хөсәенов, Туфан Миңнуллин.
– Ә хәзер  игътибарны янәдән экранга юнәлтәбез. Сезгә таныш әсәрдән өзекнең авторын, әсәр исемен белергә кирәк булачак.
«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән видеоөзек карала:
Мансур. Син нигә безнең авылда тумагансың икән, дип әйткән идемме? 
Гөлфирә. Әйткән идең.
Мансур. Безнең авылда туган булсаң, безнең авылда үскән булсаң, гел бергә булган булыр идек. Мин армиягә киткәндә, кулъяулык чигеп бирер идең...
Гөлфирә. Үләм. Хәзер кулъяулык чикмиләр авылда да. 
Мансур. Син чигәр идең, Гөлфирә.
Әлмәндәр. Дөрес, чигәр иде. Әгәр мин чынлап торып яратсам, комнан бау ишәр идем.
Әҗәл. Иштеңме соң?
Әлмәндәр. Бау ишмәдем, Искәндәрем тугач, Йөзембикәмә бишек ясап бирдем. Кулыма балта да тотып караганым юк иде – ясаган бишегем сандугач оясы булды. 
– Балалар, бу спектакльнең исемен һәм авторын кем белә?
Көтелгән җавап. Т. Миңнуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр».
– Афәрин! 8 нче сыйныфта укыдыгыз. Бу әсәр Туфан исемен ни дәрәҗәдә танытты?
Көтелгән җавап: 
– Әлдермештән Әлмәндәрне белмәгән кеше юк.
– Туфан иҗатын бер баскычка күтәрде.
– 1979  елда К. Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. 
Укытучы. Бик матур фикерләр әйттегез. 
III. Уку мәсьәләсе кую
(1 нче слайд)
Экрандагы слайдта Т.Миңнуллин портреты, китаплары,  кулъяулык рәсеме күрсәтелә.
Укытучы. Слайдка карап, бүгенге дәрескә  нинди уку мәсьәләсе куя алырбыз?
Көтелгән җавап. Т.Миңнуллин иҗатын искә төшерү.  «Кулъяулык» әсәрен өйрәнә башлау.
IV. Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы. Балалар, гадәттә укытучы сорау бирүгә, ә сез җавап бирүгә гадәтләнгән. Әйдәгез әле, бу дәрестә, киресенчә, сез сорау бирерсез, ә мин җавап бирермен. Интервью формасында оештырыйк әле дәресне. Әмма интервью – әзерлекне сорый торган эш төре ул. 
Сез беләсез: интервью радио-телевидениедә генә түгел, ә гадәти тормышта да бик популяр. Дөньяның IT башкаласының урнашуы турында «Кремниевая долина» фильмын карамый калмагансыздыр. Ул да интервью формасында бара. 
Эшне парларда оештырырга тәкъдим итәм. Сезнең алда биремле карточкалар. Парлар номерланган, ул сорау бирү тәртибе дә булып торачак. Һәр пар 1 абзац буенча 1 әр сорау төзи. 111 нче биттә Әлфәт Закирҗановның «Туфан Миңнуллинның иҗат дөньясы» мәкаләсе нигезендә интервью буларак сораулар әзерләргә кирәк. Ә бер сорауны өстәмә материалдан әзерләргә кирәк булачак.
Мин сезнең алда гади укытучы ролендә генә түгел, ә әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог, сезнең дәреслекнең авторы Әлфәт Закирҗанов ролендә булырмын. Димәк, сорауларны Әлфәт абыйга юлларга кирәк булачак. Сорауларны башлап җибәрү өчен терәк синтагмаларны слайдта тәкъдим итәм.
(2 нче слайд) 
–    Әлфәт абый, сез әдәбият галиме буларак, ...
–    Әлфәт абый, агымдагы әдәби процесс белән кызыксынып яшәвегезне беләбез, ә менә ...
– Әлфәт абый, әдәби тәнкыйтькә, шул исәптән драматургия төрләренең торышына карата язмаларыгыз бар, ә менә ...
–    Әлфәт абый, «Т. Миңнуллин иҗат дөньясы» мәкаләгездә ...
  (Укучылар мөстәкыйль рәвештә парларда сораулар төзиләр. 5 минут эчендә сораулар эш битләренә языла.)
Көтелгән сораулар:
1 нче пар:
– Әлфәт абый, сез әдәбият галиме буларак, татар драматургиясен һәм татар сәхнәсен Туфан Миңнуллиннан башка күз алдына китерә алыр идегезме?
 – Т. Миңнуллинның  әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавына Ходай биргән талатыннан тыш кемнең дә булса тәэсире булганмы?
 2 нче пар:
 – Әлфәт абый, сез ничек уйлыйсыз, Туфан ага үз әсәрләрендә гел уңай геройлар гына эзлиме?
 – Әлфәт абый, агымдагы әдәби процесс белән кызыксынып яшәвегезне беләбез, ә менә Туфан ага пьеса язу, артист булудан тыш үзен тагын нинди өлкәдә сынап карый?
3  нче пар:
 – Әлфәт абый, «Т. Миңнуллин иҗат дөньясы» мәкаләгездә Т. Миңнуллин иҗатында милли тема ничек сурәтләнә?
 – Т. Миңнуллин иҗатының тематик киңлелеге турында да әйтеп китмәссезме?
4 нче пар:
 – Әлфәт абый, әдәби тәнкыйтькә, шул исәптән драматургия төрләренең торышына карата язмаларыгыз бар, ә менә Туфан ага иҗатында шәхескә мөнәсәбәт ниндирәк?
– Әлфәт абый, Туфан Миңнуллин нинди жанрларга өстенлек бирде?

Интервью барышы
Әлфәт Закирҗанов. Хөрмәтле «Адымнар» мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары, сезнең Т. Миңнуллин иҗаты белән кызыксынуыгыз, тирән эчтәлекле сорауларыгыз әдәбиятны белүегезгә дәлил. Ә хәзер сорауга каршы мин дә сорау бирим әле үзегезгә: 
– Туфан Миңнуллин, аның иҗаты турында әйтелгән фикерләрдән сез бу шәхесне ничек күз алдына китердегез, гомумән, аның иҗатына хас нинди сыйфатларны күңелегезгә керттегез?
Көтелгән җавап: 
– Ул бик көчле шәхес булган, туры сүзле. 
– Иҗатына оптимизм хас. 
– Геройлары төрле: уңай да, тискәре дә. 
– Кешенең шәхес булып формалашуын күрсәтә. 
– Халык тормышы белән тыгыз бәйләнешле һ.б.
Укытучы. Рәхмәт, балалар, бу очрашу бик җылы үтте. 
Дәресебездә куйган максатның беренчесенә ирештекме?
Дәрес башында без «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәреннән өзек карадык.
Слайдка игътибар итегез әле, безнең икенче максатны тормышка ашырырга кирәкле ачкыч сүз менә шушында яшерелгән.
(4 нче слайд) 
Мансур. Син нигә безнең авылда тумагансың икән,  дип әйткән идемме? 
Гөлфирә. Әйткән идең.
Мансур. Безнең авылда туган булсаң, безнең авылда үскән булсаң, гел бергә булган булыр идек. Мин армиягә киткәндә, кулъяулык чигеп бирер идең...
Гөлфирә. Үләм. Хәзер кулъяулык чикмиләр авылда да. 
Мансур. Син чигәр идең, Гөлфирә.
Әлмәндәр. Дөрес, чигәр иде. Әгәр мин чынлап торып яратсам, комнан бау ишәр идем.
Әҗәл. Иштеңме соң?
Әлмәндәр. Бау ишмәдем, Искәндәрем тугач, Йөзембикәмә бишек ясап бирдем.Кулыма балта да тотып караганым юк иде – ясаган бишегем сандугач оясы булды. 
Көтелгән җавап. «Кулъяулык».
Укытучы. Алдагы дәрестә сез өйрәнәчәк әсәр исемен дә Туфан ага нәкъ шулай исемләгән. Укыячак әсәрдән сез нәрсә көтәсез?
Көтелгән җавап. Чигелгән кулъяулыкка бәйле вакыйга көтәбез.
5 нче слайд ачыла.
Укытучы. Слайдта Равил Фәйзуллин шигыре. Мин башлап 1 нче юлны укыйм, микрофонны кемгә сузам, шул икенче юлны дәвам итә, шул рәвешле барлык юлларны чылбыр рәвешендә укыйбыз.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
V. Йомгаклау
Укытучы. Әгәр мин әсәр идеясе Р. Фәйзуллин шигырь эчтәлегенә туры килә дисәм, укыячак әсәр турында нинди фикерләр туа?
Көтелгән җавап. Тарихи вакыйгалар...
Укытучы. Әсәрнең нигезе риваять белән бәйле вакыйгаларга барып тоташа. Гореф-гадәт, йолалар искә алына.
Өйдә бу әсәрне укыганда, сез үзегез дә моның шулай икәненә инанырсыз.

VI. Өй эше – әсәрне уку
– Уку мәсьәләсе чишелдеме?
– Кем  дәрестәге хезмәтне «5» ле белән бәяли?
 – Кем «4» ле белән? 
Укытучы бәяли.
 

Эльмира РӘСҮЛЕВА, Әгерҗе районы  Кадыбаш урта мәктәбенең  югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фото: Мәгариф

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ