Логотип Магариф уку
Цитата:

177нче лицей тавышын бөтен Рәсәй таный

Шушы көннәрдә Яңа Савин районының  177нче лицее зур шатлык кичерде.  Лицейның “Шатлык” вокал студиясе солисткасы Азалия Вәлиуллина “Гранд отель Казан”  үзәгендә узган “Уңышка юл” исемле...

Шушы көннәрдә Яңа Савин районының  177нче лицее зур шатлык кичерде.  Лицейның “Шатлык” вокал студиясе солисткасы Азалия Вәлиуллина “Гранд отель Казан”  үзәгендә узган “Уңышка юл” исемле XI   Халыкара эстрада  конкурсында  беренче урынны яулады. Әлеге җиңүдә Азалиянең ялгыш булмавы да  күңелләрне сөендерде. 
Лицей каршында эшләп килүче “Шатлык” һәм “Шалуны” вокаль-хореографик ансамбльләре дә бу сөенечне аның белән бергә уртаклашу бәхетенә иреште.  Россиянең Мәскәү, Санкт- Петербург һәм башка шундый зур калаларының шоу-тавышларында  катнашып, шөһрәт казанган   топ коллективлары һәм  яшь вокалистлары тупланган бәйгедә “Шатлык” вокаль-хореографик ансамбленең беренче урынны, “Шалуны”ның төрле номинацияләрдә икенче һәм өченче урыннарны яулавы  йөрәкләргә нур өстенә нур булып ягылды. Мәрхәбә, 177нче лицей!

                                                                                        Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ