18 ноябрь - Кыш бабайның туган көне
18 ноябрьдә Кыш бабай үзенең туган көнен билгеләп үтә. Кыш тылсымчысына ничә яшь икәне төгәл билгеле булмаса да, 2000 яшь чамасы дигән сүзләр йөри. Кыш бабайның туган көн датасын балалар уйла...
18 ноябрьдә Кыш бабай үзенең туган көнен билгеләп үтә. Кыш тылсымчысына ничә яшь икәне төгәл билгеле булмаса да, 2000 яшь чамасы дигән сүзләр йөри. Кыш бабайның туган көн датасын балалар уйлап тапкан, чөнки нәкъ менә бу көнне Кыш бабайның биләмәсе Великий Устюгта чып-чын салкыннар башлана, кыш хакимлек итә башлый. 1999 елдан бу шәһәр рәсми төстә Россия Кыш бабайның ватаны дип йөртелә.
Аның туган көнендә Великий Устюгта махсус почта тартмасы куела. Бу көнне һәр теләгән кеше Кыш бабайга котлау открыткалары һәм хатлар сала ала. Әлеге мөмкинлек белән шәһәр балалары гына түгел, туристлар да бик теләп файдалана.
Кыш бабай заманнан артта калмый. Бүгенге көндә ул хатларны электрон почтасына кабул итә, социаль челтәрдә үзенең блогы да бар. Туган көне белән котлап Кыш бабай янына Финляндиядән Санта-Клаус, Якутиядән Чисхан, Карелиядән Паккайне, Чехиядән Микулаш, Костромадан Кар кызы килә. Туган көн хөрмәтенә беренче Яңа ел чыршысының утлары кабына.
Комментарийлар