2014 елда истәлекле даталар
ЯзучыларГыйнвар1 — Рафаил Төхфәтуллинның тууына 90 ел (1924 — 1994).2 — Факил Сафинга 60 яшь.Февраль14 — Нияз Акмалның тууына 60 ел (1954 — 2007)15 — Герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне (1906 — 1...
Язучылар
Гыйнвар
1 — Рафаил Төхфәтуллинның тууына 90 ел (1924 — 1994).
2 — Факил Сафинга 60 яшь.
Февраль
14 — Нияз Акмалның тууына 60 ел (1954 — 2007)
15 — Герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне (1906 — 1944).
16 — Язучы, публицист Фәнзаман Батталга 75 яшь.
23 — Татар әдәбияты классигы, язучы Гаяз Исхакыйны искә алу көне (1878 — 1954).
27 — Татар әдәбияты классигы, язучы Шәриф Камалның тууына 130 ел (1884 — 1942).
Март
16 — Язучы һәм тәрҗемәче Миргалим Харисовның тууына 75 ел (1939 — 2009).
18 — Вахит Имамовка 60 яшь.
Апрель
15 — Шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Шакирның тууына 90 ел (1924 — 1998).
26 — Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне (1886 — 1913).
Май
5 — Фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Ярминең тууына 110 ел (1904 — 1981).
5 — Шагыйрь һәм журналист Дамир Гарифуллинга 75 яшь.
18 — Шагыйрә һәм педагог Энҗе Мөэминованың тууына 90 ел. (1924 — 2009).
18 — Язучы Фаил Шәфигуллинның тууына 75 ел (1939 — 1982).
19 — Тәрҗемәче, журналист Фәрит Шәрифуллинның тууына 75 ел (1939 — 2011).
Июнь
14 — Шагыйрь Миргазиз Укмасыйның тууына 130 ел (1884 — 1946).
Июль
9 — Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимовага 60 яшь.
Август
1 — Шагыйрь, фикер иясе, мөдәррис Габдерәхим Утыз-Имәнинең тууына 260 ел (1754 — 1834).
2 — Шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 125 ел (1889 — 1937).
5 — Әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче Фәрваз Миңнуллинның тууына 80 ел (1934 — 1994).
Сентябрь
25 — Рахмай Хисмәтуллинның тууына 80 ел ( 1934 — 2004).
Ноябрь
2 — Шагыйрь Нур Гайсинның тууына 100 ел (1914 — 1995).
Декабрь
3 — Муса Акъегетнең тууына 150 ел (1864 — 1923).
23 — Шагыйрь Хәбра Рахманның тууына 100 ел (1914 — 1942).
Артистлар
Февраль
10 — Актер һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең тууына 90 ел (1924 — 1975).
20 — Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Хөсәен Уразиковның тууына 120 ел (1894 — 1977).
24 — Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Алсу Гайнуллинага 60 яшь.
Март
3 — Актер һәм режиссер, Хезмәт Батыры Ильяс Кудашев-Ашказарскийның тууына 130 ел (1884 — 1942).
10 — Актер, Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның тууына 75 ел. (1939 — 2012).
10 — Җырчы, Татарстанның халык артисткасы Флера Сөләймановага 75 яшь.
13 — Хор дирижеры, Татарстанның атказанган артисткасы Зөләйха Әхмәтованың тууына 110 ел (1904 — 1988).
Апрель
28 — Җырчы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовка 75 яшь.
30 — Артист, Хезмәт Батыры Мифтах Әпсәләмовның тууына 110 ел (1894 — 1927).
Май
19 — Җырчы һәм педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Мөнирә Булатованың тууына 100 ел. 2011 елда вафат.
Июль
15 — Актер, Татарстанның халык артисты Газиз Зыятдиновның тууына 110 ел (1904 — 1991).
Сентябрь
9 — Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Халидә Зәбированың тууына 100 ел (1914 — 1980).
Октябрь
28 — Баянчы, композитор, һәм педагог Марс Макаровка 75 яшь.
Ноябрь
2 — Дирижер, Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Фуат Әбүбәкеровка 70 яшь.
7 — Режиссер һәм педагог, профессор, СССРның халык артисты, Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел (1934 — 2002).
25 — Дирижер һәм педагог, Татарстанның халык артисты Ильяс Әүхәдиевнең тууына 110 ел (1904 — 1968).
Декабрь
15 — «Сәйяр» труппасы артисты, татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе Габделбари Болгарскийның тууына 130 ел (1884 — 1927).
19 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты Фәйзулла Туишевның тууына 130 ел (1884 — 1958).
Композиторлар
Гыйнвар
1 — Фәрит Яруллинның тууына 100 ел (1914 — 1943).
7 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Василий Виноградовның тууына 140 ел (1874 — 1948).
Февраль
28 — Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Хөснул Вәлиуллинның тууына 100 ел (1914 — 1993).
Июль
5 — Аллаһияр Вәлиуллинның тууына 90 ел (1924 — 1972).
Декабрь
3 — Татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшевне искә алу көне (1900 — 1954).
Рәссамнар
Февраль
25 — Татарстанның халык рәссамы, Республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әнәс Тумашевка 90 яшь.
Март
3 — Нәкышче, Татарстанның халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Мәснәви Хәертдиновның тууына 90 ел (1924 — 1983).
12 — Нәкышче, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы Кондрат Максимовның тууына 120 ел (1894 — 1981).
30 — Нәкышче Рәшит Имашевның тууына 75 ел (1939 — 2007).
Июнь
7 — Нәкышче, монументаль бизәү сәнгате рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның тууына 75 ел (1939 — 2012).
Октябрь
10 — Скульптор, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы, Васил Маликовның тууына 90 ел (1924 — 1992).
15 — Россиянең халык рәссамы Илдар Зариповның тууына 75 ел (1939 — 2012).
Галимнәр
Март
14 — Тел-әдәбият галиме, профессор Габдрахман Сәгъдинең тууына 125 ел (1889 — 1950)
29 — Әдәбият галиме, археограф, текстолог Марсель Әхмәтҗановка 75 яшь.
Апрель
21 — Педагог, төрки һәм шәрекъ телләре белгече, матур язу остасы (каллиграф) һәм тәрҗемәче Гали Мәхмүдовның тууына 190 ел (1824 — 1891).
Май
12 — Әдәбият галиме, профессор Хатыйп Миңнегуловка 75 яшь.
31 — Тарихчы, археограф, язучы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Миркасыйм Госмановның тууына 80 ел ( 1934 — 2010).
Июнь
22 — Археолог, этнограф һәм тел галиме Һарун Касыймовның тууына 100 ел (1914 — 1968).
Июль
11 — Тарихчы, археолог һәм этнограф Гайнетдин Әхмәревнең тууына 150 ел (1964 — 1911).
Сентябрь
15 — Тарихчы, этнограф һәм археолог, тарих фәннәре докторы Михаил Худяковның тууына 120 ел (1894 — 1936).
Ноябрь
3 — Педагог, профессор Җәмил Нигъмәтовка 75 яшь.
17 — Филология фәннәре докторы, профессор Латыйф Җәләйнең тууына 120 ел (1894 — 1966).
19 — Педагог һәм тел белгече Габдел Ваһаповның тууына 200 ел (1814 — 1876).
Дәүләт эшлеклеләре
Февраль
6 — Дәүләт эшлеклесе Сәхибгәрәй Сәетгалиевның тууына 120 ел (1894 — 1939).
Март
21 — Революция хәрәкәтләре эшлеклесе Камил Якубның тууына 120 ел (1894 — 1919).
Комментарийлар