Логотип Магариф уку
Цитата:

2024 ел хаҗына гаризалар кабул итү эше бара

Диния нәзарәте 2024 ел хаҗына гаризалар кабул итү 13 көннән төгәлләнә дип искә төшерә.

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы 2024 елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Быел хаҗ кылырга теләүче гражданнар һәм хаҗ кылучылар арасында килешүләр 25 февральгә кадәр төзелергә тиеш. Хәзер юлламаларны алдан алып кую тулы көченә бара, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Татарстанда хаҗ кылу өчен 4 программа эшләнде. Бәяләр кунакханәнең дәрәҗәсе һәм Әл-Хәрәм мәчетенә ераклыгына, сәфәрнең озынлыгына, маршрутның төренә (очкыч белән яки очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), юлламага корбанның һәм башка хезмәтләрнең кертелүенә карап билгеләнә.

«Нинди бәядән булудан карамастан, барлык юлламалар да үз эченә юл һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә һәм Минада тору һәм туклануны, медицина хезмәтен, гарәп, татар һәм рус телле, шәригать белемле имамның – төркем җитәкчесенең озатып йөрүен, зәмзәм суын һәм хаҗи комплектын күздә тота. Хаҗи комплектына кирәкле әдәбият һәм букча керә», диелә хәбәрдә.

2024 елда хаҗны яңа үрнәктәге 10 елга исәпләнгән биометрик чит ил паспортлары булган кешеләр генә кыла алачак.

Быел Согуд Гарәбстаны барлык хаҗиларның илгә бары тик хаҗ визалары белән керүен дә ныклап күзәтеп торачак. Илгә турист визалары белән кереп, хаҗ йолаларын башкаручы сәяхәтчеләргә штрафлар салыначак.

Хаҗиларның Согуд Гарәбстаны территориясенә керү вакыты – 2024 елның 28–29 маеннан 10 июненә кадәр, ә илдән чыгу вакыты 2024 елның 12 июненнән 1 июленә кадәр дип билгеләнгән.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ