2025 елда Татарстанда ятим балаларга 450 фатир тапшырылды
2025 елда «Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасында катнашучыларга дәүләт хисабына бүленгән 450 бер бүлмәле фатир тапшырылды.
Бу «Яшәү өчен инфраструктура» проектының төп бурычларының берсе – гражданнарның торак шартларын яхшыртуны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Ятим балаларга яшәү өчен тулысынча әзер булган торак ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән йортларда тапшырылды.





Комментарийлар