Логотип Магариф уку
Цитата:

32 акыллы киңәш

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкче Илгиз Илдар улы Халиков үзенең файдалы киңәшләре белән уртаклашты.

1. Тор да эшли башла. Нәрсә дә булса эшләсәң , юл үзеннән-үзе ачылыр.

2. 7 урынына 40 тапкыр үлчәп вакыт әрәм итмә. Тот та эшләп кара. Килеп чыкса – шәп, чыкмаса эшләп карамадым дип әйтмәссең.

3. Сәяхәт ит. Йөрергә вакытың, я акчаң җитмәсә, эш арасында табигать кочагында булса да йөреп кер.

4. Хаталардан курыкма. Тик яткан кеше генә хаталанмый.

5. Кеше белән ярышма. Башкаларга иярмичә, үзең булып кал.

6. Үз фикерең булсын. Кешене хөрмәт ит, үзеңчә эшлә. Синең өчен башкалар хәл итмәсен.

7. Аллаһка хөрмәтеңне күрсәтмичә, аның исемен телгә алма.

8. Кешегә бәйләнмә. Синнән читләшкәннәр икән – кит. Үз бәяңне бел.

9. Акча дип дөньяңны онытып чапма. Бай булсаң да, ярлы булсаң да, бөтенебез дә бер җирдә очрашачакбыз.

10. Исеңдә тот, әти-әни, балаларны ничек бар шулай яратабыз.

11. "Юк" дип әйтергә өйрән. Кешенең җилкәгә җәһәт кенә менеп кунаклый торган гаҗәп холкы бар.

12. ҖИБӘР! Истәлекләр һәм үкенечләр белән алга атлау авыр.

13. Һәр кемнең сүзенә ЫШАНМА. Тел сөяксез. Кеше дә төрле була. Кайсы берәүләр үз файдасына сөйли. Үз күзләрең күргәнгә ышан, колаклар да кайвакытта ялгыш ишетеп куя.

14. УЙЛА. Сөйләр алдыннан уйла. Күп сөйләгән кеше арыта һәм тиз ялкыта. Юк бар сөйләгәнче, эндәшмәвең яхшырак.

15. Кемгәдер ачуың чыкса ашыкма. 24 сәгать көт, аннан җавап бирерсең. Ул арада тормыш та үзгәреп китүе ихтимал. Ачу да сүнә.

16. Кешегә салыну, кешене үз мәнфәгатеңдә куллану бик начар гадәт. МӨСТӘКЫЙЛЬ БУЛ.

17. ИХТИРАМ ит ҮЗЕҢНЕ! Исәннәрнең кадерен, үлеләрнең каберен бел.

18. Үзгәртә алмаган хәлләр өчен борчылма. Бар нәрсә дә безнең кулдан килми.

19. Табигатькә якын бул, без табигать баласы.

20. Хыялларың матур һәм якты булсын. Хыялга ирешү өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк.

21. Гомер һәркемгә бер генә бирелә. Сәләтеңне, талантларыңны күрсәтеп кал.

22. Җаваплы булырга өйрән. Әйткәнсең икән – эшлә. Эшләгәнсең икән – җавабын тот.

23. Әйткән сузләреңә, хыялыңа, Туган илеңә тугры бул.

24.Уйлаган эшеңне бүген эшлә. Иртәгә ул иртәгә булып кала.

25.Саулык – бик зур байлык. Дөрес туклан. Кеше ашказаны төпсез мичкә түгел. Спорт белән шөгыльлән. Иртә ят, иртә тор.

26. Мөлаем, таза бул, матур киен, үзеңне әдәпле тот. Эчкән һәм тарткан кеше матур түгел инде, аның йөзендә нур сүнә.

27. ТЫНЫЧ бул. Әрләшеп йөргән кеше яныннан фәрештәләр кача.

28. ТЫЙНАК бул. Тыйнак кеше, сөйкемле булып күренә.

29. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Кечкенә баладан, я олы кешедән авыр эш эшләтү дөрес түгел.

30. Артык курку зыянлы. Куркак кеше күп нәрсәдән мәхрүм кала.

31. Күп укы. Укымышлы кеше теле белән дә, тормышка карашы белән дә аерылып тора.

32. Беркайчан да БИРЕШМӘ.

ГОМЕР ике килми. Үз юлыңнан алга атла да атла. Артка карама. Читкә тайпылма.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ