5 апрельдә «Тоталь диктант» үтәчәк
5 апрельдә ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» халыкара агарту акциясе үтәчәк.
Диктант өчен текст авторы итеп Марина Москвина сайланды. Ул – танылган язучы, сценарист, «Ясная Поляна» премиясе финалисты һәм Андерсенның Халыкара Мактаулы дипломы лауреаты.
Акциягә әзерләнергә теләүчеләр өчен бер атнадан бушлай әзерлек курслары старт ала. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Шулай ук чәршәмбе көнне акциянең рәсми төркемендә онлайн-курслар узачак. Бу – дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан әзерлеккә кушылыр өчен мөмкинлек.
Диктантка теркәлү 26 мартта проектның рәсми сайтында ачылачак.
Комментарийлар